Башкортстан һәм Татарстан парламенты Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте: Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру турындагы мәсьәлә уңай хәл ителергә тиеш. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бүген, ягъни 27 сентябрьдә Казанда беренче тапкыр уздырылган республика мәчетләре мөгәллимнәренең беренче киңәшмәсендә белдерде, дип яза Интертат.ру.
«Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты дин мәсьәләләрен дә карый. «Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар хакында», «Татарстандагы истәлекле даталар һәм бәйрәмнәр турында»гы кануннарыбыз бар. Без Россиянең «Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар хакында»гы законы белән канәгать түгел. Россия Конституциясендә барлык диннәр дә тигез, дип язылган. Әмма вөҗдан иреге турындагы законда иң беренче урынга бер генә дин куела. Аерым бер диннәргә өстенлек булырга тиеш түгел. Бу хактагы фикерләребезне әйтеп, Россия Дәүләт Думасына закон проектын әзерләп җибәргән идек. Әмма бүгенге көнгә кадәр безне хупларга җыенмыйлар. Моның белән һич кенә дә килешә алмыйбыз, киләчәктә бу өлкәдә үзебезнең эшебезне дәвам итәргә җыенабыз», — диде Разил Вәлиев.
Разил әфәнде бу көннәрдә дин әһелләре арасында гына түгел, киң җәмәгатьчелектә бәхәсләр уяткан дини бәйрәм көннәрендә ял итүгә кагылышлы Россия Югары суды карары белән килешмәвен әйтте.
«Без республикада инде моннан дистә елдан артык элек Корбан гаетен закон нигезендә ял көне дип билгеләдек. Менә узган ел гына Татарстан Дәүләт Советында яңа закон кабул итеп, Ураза гаетен дә рәсми ял көне дип игълан иттек. 922 елның 21 маенда Бөек Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми дәүләт дине итү турындагы датаны шулай ук законга кертеп куйдык, — дип искә төшерде ул. — Әмма бу арада куанычлы гамәлләргә тап төшә башлады. Россиянең Югары мәхкәмәсе Россия субъектларының үз бәйрәмнәрен булдыра алуларын законсыз дигән карар чыгара. Башкортстан һәм Татарстан парламентлары моңа ризасызлык белдереп, Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Бу көннәрдә әлеге мәсьәлә карала. Һичшиксез, Россия законына үзгәрешләр кертелергә һәм төбәкләр үзләренең бәйрәмнәре турында законнарны кабул итәргә тиеш. Минемчә, бу мәсьәләгә ачыклык керер, ул уңай хәл ителер дип ышанырга кирәк. Конституцияне бозарга беркемнең дә хакы юк. Президентның да, министрларның да, депутатларның да».
Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең сүзләре республиканың төрле районнарыннан җыелган дин әһелләрендә алга таба дини бәйрәмнәрнең ял көне булып калачагына ышаныч уятты.