24-25 сентябрь көннәрендә Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районында, биш районның имам-хатыйблары, мөәзиннәре, мәчет каршындагы дини сабаклар бирүче абыстайлары белән берлектә, Иске Кулатка эшчеләр поселыгының Җәмигъ мәчетендә «Икенче Кулатка укулары» оештырылды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
Конференциянең төп максаты традицион ислам каннунарын торгызу, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне, Әбү-Хәнифә мәзһәбен пропагандалау, мәхәлләләрнең торышы, мөхтәсибләрнең эшчәнлеге белән таныштыру, милли мәсьәләләрне күтәрүдән гыйбарәт иде.
Әлеге конференцияне башлап йөрүче, оештыручы — Саратов «ГЭКСАР» электротехник заводы генераль директоры, академик Эдуард Әнвәр улы Ганиев.
Чара кысаларында, конференциядән тыш, Хәбибулла хәзрәт Хансоварның кабере зиярат кылынды, Биләр мәдрәсәсенең филиалы ачылды. 25 сентябрьдә 700 гә якын татар яшәүче Николаевский районы поселыгында беренче мәчеткә манара куелды.
Кулатка укуларында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТҖ МДНнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов һәм гомуми бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Россия ислам университеты мөгаллиме Рамил хәзрәт Курамшин, Самара, Саратов өлкәсеннән һәм Ульян шәһәр һәм өлкә администрациясеннән шәрәфле кунаклар, шулай ук Ульян өлкәсе мөселманнары мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов катнаштылар.
Татарстан Республикасы мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов исеменнән «Икенче Кулатка» конференцияләрен оештыручыларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Татар Заманы