30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә Казанда татар галимнәренең II Бөтендөнья форумы булачак

Казанда татар галимнәренең II Бөтендөнья форумы булачак. Аны ТР Фәннәр академиясе белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештыра. Ул 30 сентябрь һәм 1 октябрь

БӘЙЛЕ
2011 Сен 26

Казанда татар галимнәренең II Бөтендөнья форумы булачак. Аны ТР Фәннәр академиясе белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештыра. Ул 30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә уза. Форум Татарстан Фәннәр академиясе оешуына 20 ел тулуга багышлана. Аның ачылыш тантанасы 30ына билгеләнгән һәм ул «ТР Фәннәр академиясе: тарих һәм заманчалык» темасын ачуны, төрле өлкәдә хезмәт куючы һәм уртак этник тамырдан булган галимнәрнең үзара мәгълүмат алмашуын максат итә.

ТР Фәннәр академиясе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган әлеге чараның беренчесе моннан 4 ел элек булып, аның эшендә Россия һәм чит илләрдән килгән 500ләп галим катнашкан, ул секцияләргә бүлеп алып барылган иде.

30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә ТР Фәннәр академиясендә үткәреләчәк җыенга250 кунак килер дип көтелә. Алар арасында дөньяның 15 илендә эшләүче галимнәр, югары уку йортлары һәм фәнни тикшеренү институтлары җитәкчеләре бар һәм бу юлы, элеккегесеннән аермалы буларак, һәркайсы фән докторы дәрәҗәсендә.

«Татмедиа» мәйданчыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров шул хакта шәрехләп, андый форумның беренчесе моннан 4 ел элек уздырылган иде, гомумән, татар галимнәре форумын 3 ел саен үткәрү турында килешенде, фәкать Татарстан Фәннәр академиясе оешуга быел 20 ел тулу уңаеннан гына ул тагын 1 елга кичектерелде, чөнки татар галимнәренең шактые турыдан-туры әлеге академия белән хезмәттәшлектә тора, дип аңлатты. Форумның беренчесе милли хәрәкәттә мөһим чара буларак кабул ителүен, Татарстаннан читтә төрле төбәкләрдә яшәп хезмәт куючы татар галимнәрен дә милли хәрәкәткә җәлеп итү кирәклеген ассызыклап, Р.Закиров фән кешеләрен республика үсеше бәрабәренә уртак эшкә тарту заруриятен искәртте.

Бу җөмләдә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров исә, беренчедән, бөтен дөньяда сибелеп эшләгән татар галимнәрен республикабыз тарихына, икътисады, фәне, социаль өлкәсе үсешенә эшләтергә, дөресрәге, бергәләп эшләргә дигән максат куелды, икенчедән, аларны үзебезнең университетларда чакырып китерелгән профессорлар сыйфатында эшләтергә иде һәм II форумда шундый тәкъдим ясалачак: 1-2 айга килеп эшләп алырга теләгән татар галимнәре күп, ләкин күп акча алып, буталып йөреп, эш күрсәтә алмаганнар булмаячак, чөнки алар Мәскәүдәге чит ил галимнәре белән эшләү комитеты аша «иләнә», диде.

«ТР Фәннәр академиясе: тарих һәм заманчалык» темасына уздырылачак II Бөтендөнья татар галимнәре форумы эше программасынада каралганча, пленар утырышта зур галимнәр үз юнәлешләре буенча фәнни-популяр докладлар белән чыгачак. Галимнәребез төрле илләрдә татарлар тарихы, грамматикасыннан башлап, химия, астрофизикага кадәр өлкәләрдә эшли, татар галимнәре алда булган юнәлешләрдә ул чыгышлар, шуңа да докладлар темасы бик киң, дип белдерде Фәннәр академиясе башлыгы. Шулай ук, республикада гамәлгә ашырылачак проектлар мәсьәләсендә, аларны таныштыру һәм катнашырга җәлеп итү өчен, белгечлекләр буенча очрашулар да каралган.

Җыеп кына әйткәндә, татар халкының көн кадагындагы проблемалары, татар галимнәренең казанышлары буенча фикер алышу һәм шушы казанышларның Татарстан өчен әһәмиятлеләре белән уртаклашу, республиканың фәндәге үсеш нәтиҗәләрен күрсәтү күздә тотыла, диде президент Ә.Мәзгаров.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе