2011 елның 21 сентябрендә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Голәмәләр шурасы утырышы узды.
Гарәп графикасында нәшер ителгән «Казан басмасы» программалы интерфейсын бастыру буенча мөрәҗәгать ТҖ МДНның Голәмәләр шурасы тарафыннан кабул ителде.
«Төнге нәфел гыйбадәтенең фазыйләтләре», «Үлем турында фикер йөртү», «Нәфес теләкләреннән ваз кичү» кебек үрнәк вәгазьләр расланылды.
Шулай ук ТҖ МДН имам-хатыйпларының җомга гыйбадәтләрен үткәрү һәм мәрхүмнәрне күмү турындагы низамнамәләре буенча да фикер алыштылар.
Голәмәләр шурасы тарафыннан «Ислам турында бәян ит» китабын бастыруга рөхсәт бирелде.