2011 елның 22 сентябрендә Казан мөхтәсибәтенең «Мәдинә» мәчетендә инде традициягә әйләнгән хаҗилар белән очрашу үтте. Өйлә намазыннан соң, җыелган халык очрашуны түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән 40тан артык хаҗилар хаҗ сәфәреннән алган тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашты, агымдагы елда хаҗга җыенучыларга да үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Очрашуда Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Ханты-Манси автоном округы (Югра) мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, хаҗи һәм хаҗилар клубы җитәкчесе Фәрит Мифтахов катнаштылар.
ТҢ МДН