VII мөселман киносы фестивале үз эшен төгәлләсә дә, чараны оештыручылар, иҗатчылар һәм кәлам әһелләре арасында фикер алышу, кызу бәхәсләр дәвам итә. Күпләрне фестивальнең киләчәге, исеме, андагы фильмнарның эчтәлеге борчый. Фестивалендә татар телле фильмнар юклыгына ияләштек инде. Былтыргы «Бибинур»ның җиңүен күпсенепме, быел татар кинолары фестиваль программасында бөтенләй күзәтелмәде. Хәер, тамашачы андыйларны конкурстан тыш программада карый алды.
Ел саен киңәя баручы, дөньяның төрле тарафларыннан кунаклар һәм актерларны җыючы фестиваль шактый чыгымнар да сорый. Чараны оештыручылар фестиваль программасына бары тик профессиональ яктан җитешкән, сыйфатлы кинолар гына кертелде, дип белдерсә дә, тамашачының сайлап алынган әсәрләрдән канәгать түгеллеге сизелде.
Германиядә төшерелгән «Чужая» фильмы фестиваль башланырга ике-өч атна кала журналистларга тәкъдим ителгән иде. Шактый каршылыклы фикерләр уятты бу картина. Берәүләр режиссерны төрекләрдән ачыктан-ачык көлүдә, аларны кыргый халык итеп күрсәтүдә гаепләсә, икенчеләре исә, төп героиняны кызганып күз яше түкте. Мәгълүм булганча, кинода төшкән Сибәл Кекилли «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңеп чыкты. Мөселман киносы фестивалендә заманында порно йолдызы булып балкыган артистның җиңү яулавына күңел бик үк сөенмәсә дә, берни кыла алмыйсың.
Менә инде җиденче тапкыр уздырылучы фестиваль мөселман рухына туры килми дигән фикердә торам. Дин кануннарын төгәл белмәгәнлегемнән, бу хакта мәгълүмат уртаклашырга, сорашырга дип республикабызның дин башлыкларына да мөрәҗәгать итәргә кыймыйм, чөнки алар бу фестивальдә күренмәделәр, дип яза Интертат.ру
Төрекләрнең «72-я камера», Босния-Герцоговина тәкъдим иткән «Бельведер», Бангладештан килгән «Ожидание» фильмнары күңелне сагайта торган караңгылык, үлем, үч алу белән төгәлләнә, ислам дөньясы кайгы- хәсрәт һәм үч алудан гына гыйбарәт икән дигән фикер тудыра. Фестивальгә куелган картиналарның доктринага сыешып бетмәве күңелдә ризасызлык уята. Исламият һәм шәригать кануннарын төптән белүче кеше жюри составында бөтенләй дә юкмы икән соң әллә, дип куясың...
Кыска метражлы нәфис фильмнарның күбесе социаль реклама төсен алган дисәк тә, ялгыш булмас. Ираннарның «Альцгеймер», төрекләрнең «Голубь» хезмәтләрен әнә шундыйлар рәтенә кертер идем. Ә менә башкортларның «Енмеш» картинасы күңелдә уңай тәэсир тудырды. Дошман эзләү, үч кайтарырга омтылу күренешләреннән соң әлеге кино чыннан да бер йотым саф һава, яктылык сыман кабул ителде. Фестивальдә бу фильмның «Иң яхшы кыска метражлы фильм» номинациясендә җиңүе жюрины уңай яктан бәяләргә мөмкинлек бирә. Бәя бирүчеләрнең үзләренә «Афәрин!», — диясе килә. Программадан тыш бирелгән «Тринадцатый раунд» картинасын караганнан соң да, башкорт туганнар булдыра, дигән фикер туа. Алар күтәргән проблемалар, аларны хәл итү юллары безнең рухка якын. Үч алу, бер-береңне кимсетү сыйфатларыннан азат фильмнар буларак күңелгә кереп калды башкорт иҗатчыларының хезмәтләре.
Фестиваль барышында кино йолдызлары, тәнкыйтьчеләр белән очрашулар оештырылды. Кино сәнгатенә багышланган китаплар авторы, мөселманнар тормышын тирәнтен өйрәнгән кино белгече, журналист һәм язучы Вера Лангерова исә, киноны мөселманнарныкына бүлү жанрны иҗат әсәре буларак аерым бер кыршауга тыга, аның мөмкинлекләрен кысрыклый, ягъни андый киноларны теләсә нинди кинотеатрларга алмыйлар, дип раслый.
Милли кино авыр хәлдә. Аны төшерүче яшь режиссерлар күп очракта плагиат белән шөгыльләнә. Мөселман киноларын тулысы белән кабул итү өчен аларның йолаларын, көнкүрешен, диннәрен яхшы белергә кирәк, дигән фикердә тора Вера ханым. Иң кызганычы шул: яшь иҗатчылар үз тарихын, мәдәниятләрен начар белә. Күбрәк аларны Голливудтагы яңалыклар кызыксындыра, дип саный В.Лангерова.
Казанда уздырыла торган мөселман киносы фестиваленең Россия артистлары Алексей Панин өчен Мәскәүдәге кредитын түләп бетерү, Армен Джигарханян театрының Казанга гастрольләрен оештыру максатыннан уңайлы форсат булып кына калуын теләмибез, әлбәттә. (Алар бу хакта үзләре сәхнәдән әйттеләр). Кино фестивале үз милли сәнгатебезне күтәрүгә, аны үстерүгә дә булышлык итсен иде. Күп гасырлык тарихы, бай мәдәнияте булган татар милләте моңа бик лаек! Фестивальнең оештыру ягына тел-теш тидерерлек түгел. Эш барышында милли рух үзен сиздереп торды. Ләкин, ләкин... Татарстанда узучы зур кино җыенында татар фильмнары гына булмады диярлек. Нәрсә ди әле безнең халык мондый очракта? Бакча хуҗасына түтәл юк, ди бугай...