Берничә көн элек кенә католиклар мөселман ир — егеткә намаз укырга булышканнар. Бу хакта Рим-католик мәхәлләсе вәкиле Максим Гончарский үзе сөйләде. Аның сүзләренә караганда, гыйбадәтханәләренә бер егет кергән һәм: «Намаз вакыты җитте. Сез миңа булыша алмассызмы? Кулымны юарга, намаз укырга кирәк...» — дип сораган.
Аны кире бормаганнар. Тәхарәт алырга мөмкинлек тудырганнар һәм егет аерым бер бүлмәдә намазын укып чыгып киткән. Әлбәттә, әлеге мисал, Татарстандагы динара мөнәсәбәтләргә күз тимәсен, бар да тәртиптә дип әйтергә этәрә. Һәм толерант ил буларак танылган республикада яшәүче төрле дин вәкилләре өчен горурлык хисен өсти. Әмма моңа карамастан, татарстанлылар профилактик чара рәвешендә «Экстремизмга — юк» дигән айлык кысаларында экстремизм турында сөйләшүләрен дәвам итә. Алай гына түгел, динара хезмәттәшлек буенча дәүләт комитеты төзү турында уйлыйлар.
Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында уздырылган «Яшьләр арасында дини экстремизмга каршы профилактик чара буларак Татарстан Республикасының дини оешмалары хезмәттәшлеге» дип аталган сөйләшү мөселман, христиан, яхүд, католик, евангелистларны бер өстәл артына җыйды.
«Түгәрәк өстәл» гә килгән төрле дин вәкилләре Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатинның: »Бөтен җирдә дини эктремизм белән куркыталар. Мондый төшенчә бездә таралмаган«, — дип әйтүе белән килешеп, күбрәк үз даирәләрендә нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде. Әйтик, мөселманнар террорга каршы митинг уздырганнар, намаз бүлмәләре сораганнар. Католикларлар Бауман урамында яшьләр арасында аборт ясатуга каршы акцияләр уздыруны искә төшерде. Яхүдләр тарихи хаталардан сабак алырга чакырып, буыннар эләмтәсен өзмәскә тырышуларын, зиратлар, дини биналарны чистарту кебек чаралар үткәрелүен әйтте, дип яза Интертат.ру. Билгеле, һәр дин вәкиле яшьләрне юньсез уйлардан, кешелеккә зыян сала торган радикаль юнәлешләрдән саклауны менә шундый җәмгыятькә файдалы гамәлләргә җәлеп итүдә күрә. Шулай ук алга таба үзара хезмәттәшлек, диологны ныгытырга омтылалар. Һәм моның өчен аерым бер орган булуын телиләр.
Бу тәкъдимне »түгәрәк өстәл»дә беренче булып РИУ мөгаллиме Марат Сәлахов яңгыратты. «Безгә Дәүләт Советында динара мәсьәләләр буенча комитет кирәк. Республикада күптөрле дин тотучылар яши. Динара мөнәсәбәтләрнең уңай үсеше мөһим», — диде ул. Дөрес, мондый фикер бары яхшы нияттән әйтелсә дә бераз аптырашта калдырды. Чөнки Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе бар өстенә, тагын бер дәүләт органы кирәкме икән? Бәлки, Марат әфәнде динара комитет төрле законнар кабул итүдә турыдан-туры йогынты ясый алыр, катнашыр дип фаразлыйдыр, әмма әлегә кайсыдыр бер дин әһеленең Дәүләт советы махсус комитетында депутат булып утыруын күз алдына китерүе авыр. Чөнки алар дәүләт җитәкчеләре башлангычында алып барыла торган динара мөнәсәбәтләрне көйләү кебек сәяси эштә рухи арадашчы ролен иң беренче чиратта дини күзлектән чыгып кайгыртучылар, депутат булган өчен түгел.
Кем белә, намазын укый алмый калудан курыккан мөселманның башка дин әһелләре гыйбадәтханәсенә кереп фарыз гамәлен үтәве турында ишеткәч, тора-бара, бәлки, Марат әфәнденең Дәүләт советында эшләүче динара комитет турындагы теләге дә тулысынча тормышка ашар. Муллалар да дөньяви кануннар кабул итүчеләр арасында утырыр...
Әлегә исә дин әһелләре иҗтимагый оешма — ассоциация булдырырга килештеләр.
Марат Гатин динара оешмага кагылышлы сөйләшүләрнең берәр ай элек инде башлануын әйтте һәм хуплады. «Гуманитар проектларны, иҗтимагый идеяләрне бергәләп тормышка ашыруда төрле дин әһелләре көчен туплый торган иҗтимагый берлек булдыру мөһим. Әлеге берлекнең шигарәсе: «Безнең диннәр Алланы төрлечә аңлый, ә мәрхәмәтлелек дине — барыбызга бер», — булыр», — диде.