Моннан соң хаҗ кылучыларга Россия Федерациясенең таможня чиген чыкканда куллану өчен белешмәлекләр биреләчәк. Бу хакта «Идел-хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзендә узган киңәшмәдә хәбәр ителде.
Билгеле булганча, «Идел-хаҗ» компаниясе хаҗ кылуны җиңеләйтү өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдалана: ел саен уңайлы программалар тәкъдим ителә. Хаҗ мәркәзе бу юнәлештә РФнең дәүләт һәм башкарма хакимият органнары, ТР Сәламәтлек сакклау министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәренең таможня һәм чик буе хезмәтләре, Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Хаҗ эшләре буенча министрлыгы һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Бу хакта Идел-хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзе матбугат хезмәте белдерә.