Төмән мәчетләре турында китап бастырылып чыгарылды

Күптән түгел Төмән өлкәсе (өлкәнең көньягы, Югра һәм Ямал) мәчетләре турында 120 битле, 1000 тираж белән «Мечети и мусульманские организации Тюменской

БӘЙЛЕ
2011 Сен 23

Күптән түгел Төмән өлкәсе (өлкәнең көньягы, Югра һәм Ямал) мәчетләре турында 120 битле, 1000 тираж белән «Мечети и мусульманские организации Тюменской области» дип аталган китап бастырылып чыгарылды.

Аны казак милләтеннән булган журналист Калил Кабдулвахитов төзегән, рецензентлары — тарих фәннәре кандидаты В.П.Клюева һәм Урал төбәге мөселманнары җитәкчесе вазифаларын үтәүче А.Мостафин.

Бу китапны дөньяга чыгару Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Фатыйх хәзрәт Гарифуллин җитәкчелегендәге Төмәндәге вәкиллеге башлангычы белән Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифкә ярдәм итүче вакыф һәм Нурулла Саттаров җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе татарлары Конгрессының финанс ярдәме белән гамәлгә ашты, дип яза "Татар-Информ"

4-5 ел элек «Сто мечетей Тюменской области» исемле китап дөнья күргән иде инде, шуннан соң тагын яңа мәчетләр төзелде һәм соңгы китапта Төмән өлкәсенең 150 мәчете телгә алына.

Китапта кыскача гына һәр мәчетнең төзелеш тарихы, имамнары, дини оешмаларның җитәкчеләре турында белешмә бирелә, мәчетләрнең кайсы Диния нәзарәте каршында (Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Росиянең Азия өлеше мөселманнары, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтләренең Төмәндәге вәкиллекләре) теркәлгәнлеге я булмаса рәсми теркәлмәгән булуы турында әйтелә, ул фоторәсемнәр белән бик бай бизәлгән.

Әлеге китап 2010 нчы елның башында билгеле булган мәгълүматлар белән чикләнгән. Мәчетләр төзелеше дәвам итә, узган һәм агымдагы елда төзелешләре тәмамланып, берничә мәчетнең ишекләре ачылды инде, мәчет төзелеше башланган гына төбәкләр дә бар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе