Әйе, җәмәгать, әгәр минем шундый мөмкинлегем булса, яраткан классик шагыйребезнең мәгълүм шигырендәге «Рус белән тормыш кичердек сайрашып...» дип башланган юлларны «Башкорт белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгат, гадәт вә әхлак алмашып»,-дип төзәтер идем.
Бу сүзләрне мин Бүген Казанда Башкортстан Мәдәнияте көннәре башлану уңаеннан гына әйтмәдем. Әле менә башкалабыздагы Муса Җәлил исемендәге дәүләт академия опера һәм балет театры янына барып, андагы кардәшләребез белән гәпләшкәннән соң туды мондый фикерләр.
Алар, кем әйтмешли, ут күршебезнең Борай һәм Әбҗәлил районнарыннан Татарстанга кунакка килсәләр дә, нәкъ безнеңчә, ягъни Казан татарлары кебек итеп сөйләшәләр. Аерма бөтенләй дә юк диярлек. Әлбәттә, без мондый якынаюга фәкать куанабыз.
Башкортстан Мәдәният министрлыгының мәдәният бүлеге мөдире Илгиз Харисовның сөйләвенчә, Уфадан 150 чакрым ераклыкта урнашкан Борайда 20 меңнән артык кеше яши. Алар арасында татарлар да, башкортлар да, руслар һәм башка милләт вәкилләре дә бар. Илгиз әфәнденең сүзләренчә, ике тугандаш халыкны күп кенә мәдәни җепләр бәйли. Күренекле татар җырчылары Әлфис Кыямов һәм Хәмдүнә Тимергалиева үзләренең чыгышлары белән Борай районыннан икән. Әле яңадан безнең ислами тамырларыбыз да уртак.
Бүген опера театры бинасы янында башкорт кардәшләребезнең концерт тамашалары булды, ә кич белән исә Татарстанда Башкортстан Мәдәнияте көннәренең тантаналы ачылышы (17 сәгать 30 минутта) булыр дип көтелә.
Хаҗип ӘХМӘТША