Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа стратегиясе

Бисмилләхир-рахманир-рахим! Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллахи үә бәрәкәтүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләребез, кунаклар,

БӘЙЛЕ
2011 Сен 22

Бисмилләхир-рахманир-рахим!

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллахи үә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез, кунаклар, дуслар!

Аллаһының рәхмәте белән бүген имамнарның квалификацияләрен үстерү Үзәге ачыла. Әлеге Үзәк ТР мөселманнарының V чираттан тыш корылтае карары белән РИУ базасында оештырылды. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең яңа стратегиясе бу үзәктә үзенең чагылышын тапты. Республика мөселманнары өммәте өчен бу - зур вакыйга. Ул Татарстанда ислам диненең үсешен, таралышын дәлилләп торучы бер күрсәткечтер.

Үзәктә имамнарны бүгенге көн таләпләре буенча укытачаклар. Хәзерге заманда дин әһелләре тирән һәм зур гыйлемгә ия булырга, теләсә кайсы өлкәгә караган сорауларга җавап бирергә әзер булырга тиеш. Бүгенге замана кешесе, аеруча яшьләр, Алланың рәхмәте белән, күбесе югары уку йортларында белем ала, аларның фикерләре, уйлары көннән-көн үсә, камилләшә. Шуңа күрә дә имамнарыбыз, заман белән бергә атлап, булган гыйлемнәрен һәрдаим яңартып, яңа гыйлемнәргә омтылырга тиешләр. Алланың рәхмәте белән, бу укулар муллаларның халык арасында дәрәҗәләре күтәрелүгә бер сәбәп булыр, дип уйлыйм.

Әлбәттә, ике атна эчендә генә күп гыйлем биреп булмас. Аның максаты да гыйлемне кайдан, ничек алырга юнәлеш күрсәтүдән гыйбарәт. Бу курслар имамнарга, муллаларга нинди юл белән барырга, нинде белемнәр эзләргә кирәк икәнен күрсәтер. Укулар тәмамлангач та, гыйлемне эзләү юлында туктап калырга ярамый, алга барып, яңа, үзеңә һәм кешеләргә файдалы булган белемнәрне эзләргә, өйрәнергә кирәк булыр. Пәйгамбәребез (сгв) безгә: «Бишектән алып ләхеткәчә гыйлем туплагыз», — дигән. Бу хәдистә, кешегә белем су кебек кирәк икәнен ачыклый. Шулай ук: «Әгәр кем дә булса, Ислам динен үстерү өчен белем эзләгән выкытта үлеп китсә, җәннәттә шул кеше белән пәйгамбәрләр арасында бер генә баскыч булачак», — дип хәбәр итә Мөхәммәд (сгв). Димәк, Мөхәммәд (сгв) сүзләренә колак салсак, без бу дөньяда гына түгел, Ахирәттә дә зур дәрәҗәгә ия булырбыз. Шулай итеп, без бу хәдисләр белән эш итеп, көн саен гыйлемебезне тулыландырырга тиешбез. Алланың рәхмәте белән, алган гыйлемнәребез мөселман өммәтенә, республика халкына, үзебезгә файдалы булса иде. Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары, зиһен биреп, кирәкле, файдалы гыйлемнәр бирсә иде. Аның юлында эшләгән гамәлләребезне кабул итеп, җәннәтләренә керергә насыйп итсә иде. Барчагызга да уңышлар теләп калам.

dumrt.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе