«Безнең диннәр Алланы төрлечә аңлый, әмма тынычлык һәм яхшылык дине барыбыз өчен дә бер»

2011 елның 20 сентябрендә Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында «Яшьләр арасында экстремизмны кисәтү чарасы буларак дини оешмаларның хезмәттәшлеге»

БӘЙЛЕ
2011 Сен 22

2011 елның 20 сентябрендә Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында «Яшьләр арасында экстремизмны кисәтү чарасы буларак дини оешмаларның хезмәттәшлеге» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Очрашуда ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе, Татарстанның төп конфессияләре, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре катнашты.

ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин чараның башында хәбәр иткәнчә, әлеге түгәрәк өстәл «Экстремизмга — юк» дигән айлык кысаларында уза. «Без Татарстандагы төрле оешмаларда яшьләр белән эшләүнең ни рәвешле алып барылуы турында сөйләшергә һәм тәҗрибә уртаклашырга телибез», — диде ул. Бүген түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстанда динара диалог, гаммәви мәгълүмат чараларында этноконфессиональ проблемалар, конфессияара хезмәттәшлектә чит ил тәҗрибәсе һәм социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру максатларында конфессияара хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты.

Россия православие чиркәвенең Казан епархиясе яшьләр бүлеге җитәкчесе Александр Хохлов үз чыгышында ассызыклап үткәнчә, динара диалог хакында сөйләгәндә дини тәгълимат хакында искәртмәләрдән аңлы рәвештә качарга кирәк. «Диалогны социаль һәм гуманитар проблемаларны хәл итү нигезендә кору зарур», — дип билгеләп үтте А.Хохлов.

Россия Ислам университетының табигый-гуманитар фәннәр кафедрасы өлкән укытучысы Марат Сәлахов, үз чиратында, төрле социаль проектларның төрле дин вәкилләрен берләштерүен билгеләп үтте. «Безнең диннәр Алланы төрлечә аңлый, әмма тынычлык һәм яхшылык дине барыбыз өчен дә бер», — диде Марат Сәлахов.

Ул Динәра хезмәттәшлек ассоциациясен төзү идеясен җиткерде.

Шундый ассоциация булдыру идеясен үгәрәк өстәлдә катнашкан башка конфессия вәкилләре дә хуплады.

«Без, түгәрәк өстәлдә катнашучылар, фикер алышулар барышында иҗтимагый берләшмә төзү турында уртак фикергә килдек. Әлеге берләшмәнең шигаре түбәндәгечә булырга мөмкин: безнең диннәр Алланы төрлечә аңлый, әмма яхшылык дине барыбыз өчен дә бер», — дигән фикерне җиткерде очрашуда катнашучылар чараның ахырында. «Әлеге инициатива хупланыр дип уйлыйм», — диде Марат Гатин.

Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы урынбасары Нурия Беломоина этноконфессиональ тематиканы яктыртуда ТР гаммәви мәгълүмат чараларының эшчәнлеге хакында сөйләде. Ул үзенең чыгышында этноконфессиональ тематикага барлык гаммәви мәгълүмат чараларының да диярлек мөрәҗәгать итүен билгеләп үтте.

Нурия Беломоина 2005 елдан Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессы үткәрелүен ассызыклады. Әлеге форумда Россия, БДБ илләрендә төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чараларының хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары хакында фикер алышалар, үзара тәҗрибә уртаклашалар.

Түгәрәк өстәлне оештыручылар мондый очрашуларның алга таба да дәвам итәчәген билгеләп үтте.

tat.tatar-indorm.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе