Самарада татар телен өйрәнергә яңа мөмкинлекләр туачак

Самараның «Яктылык» исемле мәктәбендә 436 бала укый. Биредә барлык фәннәр дә рус телендә укытыла, шуның өстенә балалар татар телен һәм татар тарихын

БӘЙЛЕ
2011 Сен 22

Самараның «Яктылык» исемле мәктәбендә 436 бала укый. Биредә барлык фәннәр дә рус телендә укытыла, шуның өстенә балалар татар телен һәм татар тарихын өйрәнәләр. Үз тамырларын, үз гореф-гадәтләрен тирән үзләштергән бала һәрвакыт тәртиплерәк һәм галимрәк була. Менә шуңа да инде «Яктылык»ны тәмамлаган укучыларның 90 проценты югары уку йортларына керәләр.

Самара шәһәренең тагын ике почмагында татар телен якшәмбе мәктәпләрендә укыту оештырылды. Балалар санын туплагач, киләчәктә татар классларын ачу мөмкинлеге булачак. Өлкәбезнең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Миннәхмәт Халиуллов тәкъдиме буенча, Приволжский микрорайонындагы 43нче мәктәптә дә татар теле буенча якшәмбе дәресләре ачу күздә тотыла, дип яза tatar-congress.org


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе