Кичә «Татар-информ» агентлыгы видеостудиясендә танылган язучы һәм галим, публицист Равил Бохараев «Төньяк Ислам турында әңгәмәләр» тематик циклын дәвам итте.
Бүген Равил Бохараев Казанның танылган тележурналисты Ренат Әхмәтҗанов белән әңгәмә вакытында шәригать мәсьәләсенә тукталды.
Равил Бохараев фикеренчә, Ислам, мөселманнар белән таныш булмаган кеешләр өчен ул аңлашылып бетмәскә, хәтта күпмедер дәрәҗәдә куркытырга да мөмкин. «Шәригать — ул Аллаһы Тәгаләнең законы. Ул ике төрле чыганактан: Коръәннән (анда мөселманның бөтен барлыгы чагылыш таба) һәм сөннәттән дә тора (ул үз эченә хәдисләрне дә ала) тора», — дип аңлатып үтте эксперт.
Ул: «Шәригать башка законнар кебек үк закон ролен үти», — дип әйтсә дә, Корәндәге хөкемнәрне турыдан-туры кулланырга кирәкмәгәнлеген белдерде. Мәсәлән Изге китапта зина кылган (никахсыз җенси мөнәсәбәтләргә кергән өчен) егет-кызларны — чыбык белән суктыру, ә ир һәм хатыннарны таш белән бәреп үтерү турындагы хөкем бар. Равил Бохараев юкка гына Коръәнне мәрхәмәтлелек китабы дип атамауларын әйтеп, бу нисбәттән үзенең берничә фикерен җиткерде.
Аның сүзләренчә, Аллаһы Тәгалә бу җинаять өчен җәза бирмәс өчен, бик күп сәбәпләр таба. Алда әйтеп киткән мәсьәләне генә алсак та, хәлләр болайрак тора: бу җинаятьне кылганны исбатлар өчен 4 шаһитның булуы зарур, «ә бу мөмкин хәл түгел». Ә инде чыбык белән суктыруга килгәндә, нинди чыбык икәнлеге ачык билгеле түгел. Моны казый белмәсә, ул җәзаны да үтәп булмый дигән сүз. «Коръәннең төп максаты рухи җирлек тудыру, ә җәза бирү — сирәк була торган хәл», — диде Равил Бохараев.
Эксперт фикеренчә, Коръәннән бер аятьне генә тартып алып, аны Изге китапка хас булмаган рухта аңлатып бирә алмыйбыз. Шулай ук хәдисләрдән дә (Коръәндә чагылган мәсьәләләрне киңрәк аңлатып бирү. Мәсәлән, Изге китапта намаз уку зарурлыгы әйтелгән, ничек укырга кирәклеге хәдисләрдә күрсәтелгән) 7 гасырда Йәмәндә кулланган кебек, хәзер Казанда файдаланып булмый.
Равил Бохараев бу очракларда иң куркынычы Коръән аятьләрен, мәгънәсенә төшенмичә, турыдан-туры аңлау булуын әйтеп үтте. Коръәндәге бер сүз төрле мәгънәләр белдерергә мөмкин: аның сере торган саен ачыла бара. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә: «Коръәнне фикерләүчеләр өчен», — дигән.
Ислам бер булса да, аның эчендә мөстәкыйль дөнья көтүче дүрт мәзһәб бар: Хәнәфи, Шәфигый мәзһәбләре шәригать нигезнамәләрен киңрәк аңлатып бирә . Эксперт фикеренчә, бөтен мөселманнар өчен бер шәригать буламаса, гел сораулар, каршылыклар туып торачак. «Шәригать — ул әхлакый закон. Әгәр теге яки бу мәсьәләне бер төрле аңлату юк икән, без аны куллана алмыйбыз. Шәригать буенча яшәр өчен, Аллаһы Тәгаләнең бездән ни теләвен аңларга тиешбез», — дип белдерде ул.