Яшүсмерләр һәм ата-аналар өчен Бөтенроссия бердәм ышаныч телефоны эшли

Татарстанда балалар, яшүсмерләр һәм ата-аналар өчен Бөтенроссия бердәм ышаныч телефоны эшли. 8-800-2000-122 номерына шалтыратып, квалификацияле психологик ярдәм алырга мөмкин. Әлеге номерга

БӘЙЛЕ
2011 Сен 21

Татарстанда балалар, яшүсмерләр һәм ата-аналар өчен Бөтенроссия бердәм ышаныч телефоны эшли. 8-800-2000-122 номерына шалтыратып, квалификацияле психологик ярдәм алырга мөмкин. Әлеге номерга шалтырату бушлай. Борчыган проблемалар турында шулай ук кризис медицина-психология хезмәтенең 8 (843) 279-55-80 ышаныч телефонына да җиткерергә була.

Профессиональ психолог баланың хисле халәтен билгеләп, аңа психологик киеренкелектән арынырга, якын-тирәдәге өлкәннәр белән ышанычлы аралашу урнаштырырга ярдәм итәчәк, дип яза Интертат.ру. Ышаныч телефоны хезмәткәрләре балалардан гына түгел, өлкәннәрдән дә шалтыратулар кабул итә. Алар исә балалары белән аралашуда туган кыенлыклар буенча ярдәм сорарга, бала хокукларын бозу очраклары турында хәбәр итә ала. Борчуыңны үз исемеңне әйтмичә генә дә җиткерергә мөмкин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе