Татарстанда Динара хезмәттәшлек ассоциациясе төзергә тәкъдим итәләр. Бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында «Яшьләр арасында экстремизмны кисәтү чарасы буларак дини оешмаларның хезмәттәшлеге» дигән темага узган түгәрәк өстәл барышында шундый тәкъдим җиткерелде.
Очрашуда ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе, Татарстанның төп конфессияләре, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре катнашты.
ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин чараның башында хәбәр иткәнчә, әлеге түгәрәк өстәл «Экстремизмга — юк» дигән айлык кысаларында уза. «Без Татарстандагы төрле оешмаларда яшьләр белән эшләүнең ни рәвешле алып барылуы турында сөйләшергә һәм тәҗрибә уртаклашырга телибез», — диде ул. Бүген түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстанда динара диалог, гаммәви мәгълүмат чараларында этноконфессиональ проблемалар, конфессияара хезмәттәшлектә чит ил тәҗрибәсе һәм социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру максатларында конфессияара хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Россия православие чиркәвенең Казан епархиясе яшьләр бүлеге җитәкчесе Александр Хохлов үз чыгышында ассызыклап үткәнчә, динара диалог хакында сөйләгәндә дини тәгълимат хакында искәртмәләрдән аңлы рәвештә качарга кирәк. «Диалогны социаль һәм гуманитар проблемаларны хәл итү нигезендә кору зарур», — дип билгеләп үтте А.Хохлов.
Россия Ислам университетының табигый-гуманитар фәннәр кафедрасы өлкән укытучысы Марат Сәлахов, үз чиратында, төрле социаль проектларның төрле дин вәкилләрен берләштерүен билгеләп үтте. «Безнең диннәр Алланы төрлечә аңлый, әмма тынычлык һәм яхшылык дине барыбыз өчен дә бер», — диде Марат Сәлахов.
Ул Динара хезмәттәшлек ассоциациясен төзү идеясен җиткерде.
Шундый ассоциация булдыру идеясен үгәрәк өстәлдә катнашкан башка конфессия вәкилләре дә хуплады, дип яза «Татар-Информ».
«Без, түгәрәк өстәлдә катнашучылар, фикер алышулар барышында иҗтимагый берләшмә төзү турында уртак фикергә килдек. Әлеге берләшмәнең шигаре түбәндәгечә булырга мөмкин: безнең диннәр Алланы төрлечә аңлый, әмма яхшылык дине барыбыз өчен дә бер», — дигән фикерне җиткерде очрашуда катнашучылар чараның ахырында. «Әлеге инициатива хупланыр дип уйлыйм», — диде Марат Гатин.
Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы урынбасары Нурия Беломоина этноконфессиональ тематиканы яктыртуда ТР гаммәви мәгълүмат чараларының эшчәнлеге хакында сөйләде. Ул үзенең чыгышында этноконфессиональ тематикага барлык гаммәви мәгълүмат чараларының да диярлек мөрәҗәгать итүен билгеләп үтте.
Нурия Беломоина 2005 елдан Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессы үткәрелүен ассызыклады. Әлеге форумда Россия, БДБ илләрендә төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чараларының хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары хакында фикер алышалар, үзара тәҗрибә уртаклашалар.
Түгәрәк өстәлне оештыручылар мондый очрашуларның алга таба да дәвам итәчәген билгеләп үтте.