Мәдрәсәләр каршындагы китапханәләргә китап бүләк ит

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге, республикабызның мәчет һәм

БӘЙЛЕ
2011 Сен 20

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге, республикабызның мәчет һәм мәдрәсәләре каршында китапханәләр оештыру максаты белән, китаплар җыя.

Һәркемнең дә шәхси китапханәсендә инде берничә кат укылган яисә, гомумән, файдаланылмый торган китаплар бардыр. Әлеге китапларны мәчет һәм мәдрәсәләргә бирсәгез, алардан — башка дин кардәшләребез дә, бигрәк тә яңа гына дингә килгәннәр, ислам буенча файдалы гыйлемнәр ала алырлар иде.

Әлеге игелекле чарада катнашырга теләге булган кешеләрне Казан шәһәре, Лобаческий урамы, 3 кат, 7 бүлмәдә — Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлегендә көтеп калабыз. Китапларны җыю агымдагы елның 16 сентябреннән алып16 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Барлык сораулар белән дә (843) 236-52-12, 8-987-263-98-89 номерлары аркылы Гөлнарага мөрәҗәгать итә аласыз. Электрон адрес: sadykova-g@mail.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе