Татарстанда сукырлар өчен ачылган махсус китапханәгә нигез салынуга 75 ел тула

21-23 сентябрь көннәрендә Казанда «Сукырлар өчен китапханә — мәдәни аралашу һәм җәмгыятьтәге үзара толерантлык формасы» дигән Россия күләм

БӘЙЛЕ
2011 Сен 20

21-23 сентябрь көннәрендә Казанда «Сукырлар өчен китапханә — мәдәни аралашу һәм җәмгыятьтәге үзара толерантлык формасы» дигән Россия күләм фәнни-гыйльми конференция узачак, дип яза Интертат.ру.

Әлеге чара Татарстанда сукырлар өчен ачылган махсус китапханәгә нигез салынуга 75 ел тулу уңаеннан оештырыла. Конференция эшчәнлегендә Россиянең төрле почмакларыннан килгән сиксәннән артык белгеч катнашыр, дип көтелә. Алар сукыр инвалидлар белән эшләү тәҗрибәсе белән дә уртаклашачаклар, ди чараны оештыручылар.

Конференция кунакларын күрү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләр белән эшләгәндәге инновацион алымнар һәм яңа ысуллар белән дә танышачаклар. Чараның ачылу тантанасында начар күрүче балаларның хезмәтләреннән торган күргәзмә дә эшлиячәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе