Төньяк Ислам турында әңгәмәләр

Бүген «Татар-информ» агентлыгы видеостудиясендә танылган язучы һәм галим, публицист Равил Бохараев «Төньяк Ислам турында әңгәмәләр» тематик циклын башлады. Равил Бохараев — рус, татар, инглиз

БӘЙЛЕ
2011 Сен 20

Бүген «Татар-информ» агентлыгы видеостудиясендә танылган язучы һәм галим, публицист Равил Бохараев «Төньяк Ислам турында әңгәмәләр» тематик циклын башлады.

Равил Бохараев — рус, татар, инглиз һәм венгр телләрендә басылган егермедән артык китап авторы. Бөекбританиядә һәм АКШта дөнья күргән басмалар арасында «Азан. Татар ислам поэзиясе», «Казан. Сокландыргыч башкала», «Татарстан моделе», «Россиядә Ислам: дүрт ел фасылы», «Татар поэзиясенең тарихи антологиясе» дип аталган монографияләр дә бар. Ул шулай ук Казанда, Лондонда, Венециядә, Римда, Тревизода, Потсдамда, Нюрнбергта, Веймарда, Вашингтонда, Солт-Лейк-Ситида, Делида, Мадраста, Истанбулда ислам һәм Татарстан тарихы буенча халыкара конференцияләрдә катнашкан. Бөекбританиянең «Дин һәм җәмгыять» журналында, «АКШта та һәм Төньяк Европада суфилык» китабында, Төркиянең «Төрекләр энциклопедиясе»ндә ислам һәм татар тарихы буенча фәнни мәкаләләре дөнья күргән.

«Мин үземнең башкарган эшләремне исламнан аерып карый алмыйм», — дип белдерде ул әңгәмәнең башында, күптән түгел генә Филиппиннда эксперт буларак эшләвен хәбәр итеп. Р.Бохараев, ЮНИСЕФ (Берләшкән милләтләр оешмасының балалар фонды) консультанты буларак, бу илнең Минданао утравында мәктәпкәчә мөселман белем бирү системасы һәм мәдрәсәләр өчен уку планнары төзү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.

Бүген Равил Бохараев Казанның танылган тележурналисты Ринат Әхмәтҗанов белән әңгәмә вакытында «Ислам һәм кеше хокуклары» темасы кысаларында Коръәндә һәм Кеше хокуклары буенча гомуми декларациядә кеше хокуклары мәсьәләсенә тукталды.

Аның фикеренчә, ислам ул иҗтимагый дин. «Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итү кешелеккә хезмәт итү аша гына була ала», — дип саный ул.

Равил Бохараев, Декларацияне Коръән белән чагыштырып, беренчесенең — сайлауга, Коръәннең дә сайлауга һәм фикерләүгә нигезләнгәнлеген билгеләп үтте. Исламда кешегә сайлау мөмкинлеге бирелсә, икенчедән, изгелек һәм явызлыкның ни икәнлеге ачык аңалатыла, ягъни мәгълүматка нигезләнгән сайлау мөмкинлеге барлыкка килә.

«Сайлап алу хокукы гаделлеккә корылган. Әгәр алар каршылыкка керә икән, аңлашылмаучанлык барлыкка килә, ксенофобия, шовинизм исе килә башлый», — дип белдерде ул, мөселманча киенү, аерым алганда, кайбер милләтләрнең, аерылып тору максатыннан, үзенчәлекле итеп киенү мисалына тукталып. Р.Бохараев мисалга Франциядә — пәрәнҗәне, Швейцариядә манараларны тыюны китерде.

Аның фикеренчә, аерылып тору максатын күздә тоту бик үк дөрес түгел. Чөнки ислам бөтен кешелеккә мөрәҗәгать итә, бердәмлеккә чакыра, ди ул.

Равил Бохараев исламда кием һәм гореф-гадәтләр мәсьәләсенә зур игътибар бирелергә тиеш түгел, дип саный. «Чөнки бу мәсьәләләр исламның асылына төшенүдән читкә җибәрә», — ди ул. Шулай да Равил Бохараев кием сайлауның нәкъ менә сайлау хокукы категориясенә туры килмәсә дә, бүген хатын-кызларның үзләренә ни уңайлы — шуны сайлап алып киюләрен билгеләп үтте. Билгеле булганча, Коръән хатын-кызларның киеме турында төп нигезнамәләрне генә бирә, аның рәвешен тасвирламый. Киемнең рәвеше теге яки бу халыкның гореф-гадәтләре, климат үзенчәлекләренән чыгып билгеләнә. «Хатын-кызның нәрсә кию мәсьәләсе — Аллаһы Тәгалә тарафыннан күрсәтелгән мәрхәмәтлелек билгесе», — диде Р.Бохараев.

«Ислам — ул сайлап алу мөмкинлеге һәм Аллаһы Тәгаләнең начар эшләрне кылудан саклавындагы мәрхәмәтлелеге. Әмма беркайчан да үзеңә фикерләргә кирәклеге турында онытырга ярамый», — дип саный эксперт. Исламда ирексезләүнең булмавы, аны күңел белән кабул итү зарурлыгы турында белдереп.«Ислам башта ук хокукларны раслаган, аннан соң гына вазыйфалар барлыкка килгән», — дип, бүгенге әңгәмәгә нәтиҗә чыгарды ул.

Равил Бохараев алдагы әңгәмәләрдә шәригать мәсьәләләренә тукталачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе