20-21 сентябрь көннәрендә «Татар-информ» агентлыгы видеостудиясендә танылган язучы һәм галим, публицист Равил Бохараев «Төньяк Ислам турында әңгәмәләр» тематик циклын тәкъдим итәчәк.
«Ислам һәм кеше хокуклары», «Ислам һәм икътисад», «Ислам һәм социаль дөнья», «Ислам һәм эчке халәт», «Ислам һәм тышкы халәт» әңгәмәләре кысаларында Исламның хәзерге торышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр кузгатылачак. «Татар-информ» агентлыгы видеостудиясендә Р.Бохараевның әңгәмәдәше — Казанның танылган тележурналисты Ренат Әхмәтҗанов.