Казанда гарәп телен өйрәтү өлкәсендә зур адым ясалды: Мәрзия Кашапова «Телләр белгән ил ачар» исемле китапны нәшер итте. Ул балалар бакчаларында гарәп авазларын дөрес әйтергә өйрәтү буенча методик кулланма. Шунысы мөһим — китап Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басылган. Китап 29 дәрестән гыйбарәт. Китап белән танышу өчен биредә авторның кереш сүзен күчерәбез: «Татарстан Республикасының »Мәгариф турында«гы Законы 1993 елда кабул ителде. Бу дәүләт документы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрендә максатлы рәвештә тәрбияләнүчеләрнең үз туган телендә сөйләшә алу сәләтен җитди үстерүне, аларның танып-белү процессларын камилләштерүне, белем һәм тәрбия бирүдә милли мирастан, матур әдәбият әсәрләреннән сыйфатлы файдалануны мөһим бурычлар рәтенә куйды.
Баланың аңы үсү, белеме арту, аның чынбарлыкны танып-белү тирәлеге киңәюе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе, беренче чиратта, үз туган телен яхшы белүенә бәйле. Туган халкыңны ярату, аңа олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның телне яхшы үзләштерүләренә ирешергә мөмкин.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Әйе, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу юллары ана теленең әһәмиятен, гүзәллеген һәм олы тәрбияче булып торуын раслый. Рухи байлыкны сәнгатьнең барлык төрләре, халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе тәшкил итә. Ләкин үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлекләре белән аңлау һәм үзләштерү телне белүдән башка мөмкин түгел. Нәкъ менә шуңа күрә дә, олы фикер ияләре ана телен халыкның бөек тәрбиячесе дип атыйлар. Педагоглар, психологлар, тел белгечләре һәм философлар баланың акыл сәләте дөрес юнәлештә үссен өчен аның үз ана телен яхшы үзләштерергә тиешлеген ассызыклап әйтәләр. Менә шуңа күрә дә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен туган телдә үстерү аеруча әһәмияткә ия.
Туган тел — белем һәм тәрбия алуга ачкыч ул. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем бирү һәм тәрбия процессында иң мөһиме — балаларның кече яшьтән үк әдәби тел нормаларын сөйләмдә куллана белүләренә ирешү. Сөйләм үсешенә нык бәйле рәвештә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтләре, зиһеннәре, дикъкатьләре, игътибарлары, танып-белү эшчәнлекләре дә үсә. Шулай ук аларның әхлакый, эстетик, физик үсешләренә ирешелә, характерларында тиешле сыйфатлар формалаша һәм камилләшә.
Татарстан Республикасы Конституциясен (1992) »Татарстан Республикасы халыклары телләре турында«гы Законны (1992), Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча »Татарстан Республикасы Дәүләт программасы«н (1994) кабул итү татар һәм рус телләрен дәүләт теле итеп билгели.
Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ арта. Татар балалар бакчалары ачылуы һәм рус балалар бакчаларында татар төркемнәре оештырылуы моңа ачык мисал булып тора. Дәүләт телләрен (татар һәм рус) өйрәнү өчен махсус программалар, методик ярдәмлекләр бастырыла. Шулай ук икетеллелеккә (билингвизм) генә түгел, ә күптеллелеккә (полингвизм) дә республикада зур әһәмият бирелә. Татар гимназияләрендә гарәп телен чит тел буларак өйрәнү һәм югары уку йортларының чит телләр факультетларында гарәп телен өйрәнү төркемнәре ачылу да моңа зур этәргеч булып тора. Татар, рус, инглиз, төрек, гарәп һ.б. телләрне теләп өйрәнүче яшьләребез дә елдан-ел арта. Бу заман таләбе дә. Чөнки чит илләр белән даими рәвештә аралашуда фән һәм техника өлкәсендә күп телләр белүче белгечләр әзерләүнең мөһимлеге ачыклана, раслана, дәлилләнә. Әмма инглиз, төрек, гарәп телләрендә аралашучы яшьләр бу телләрне камил беләләрме? Ялгышлар нидән гыйбарәт? Гамәли күзәтүләр, өйрәнүләр нәтиҗәсендә уртак бер фикергә киленде. Һәр очракта да бер ялгыш — авазларны әйтүдәге кимчелекләр. Ни өчен? Чөнки авазларны дөрес әйтергә өйрәтүне мәктәпкәчә яшьтәге чорда ук тәмамларга кирәк. Шушы сорау безне гарәп теле авазларын өйрәнүчеләр белән очраштырды, безне кызыксындырган тел — гарәп теле. Әмма мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гарәп теле авазларын өйрәнү буенча программа да, методик ярдәмлек тә юк. Тәрбиячеләр Әхмәтһади Максудиның «Мөгаллим сәни», Җәмил Зәйнуллинның »Әлифба«, Равия Абдуллина һәм Лена Таҗиеваның »Гарәп теле дәреслеге« китапларын өйрәнеп мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гарәп теле авазларын дөрес әйтергә өйрәтергә тырышалар. Ә икенче ялгыш гарәп телен өйрәнүчеләр үзебезнең туган телебездә киң кулланылышта булган гарәп алынмалары турында әлләни хәбәрле дә түгелләр. Татар теле сүзлегендә 25%тан артык гарәп, фарсы алынмалары төп сүзлекне тәшкил иткәнне исәпкә алсак, әлбәттә, без балаларны мәктәпкәчә яшьтәге чорда ук сүзләрнең мәгънәсен дөрес аңлап һәм урынлы итеп кулланырга өйрәтергә тиешбез. Димәк, икенче телне өйрәнгәнче иң беренче үз туган телеңне камил белү кирәк. Без ата-аналарның, тәрбиячеләрнең сорауларын, теләкләрен исәпкә алып һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гарәп теле авазларын өйрәтү системасы булмавын күреп, методик ярдәмлек төзергә булдык.
Соңгы елларда балаларга әхлак тәрбиясе бирүгә бигрәк тә игътибар артты. Иң мөһиме без халкыбызның атаклы улы Ризаэддин Фәхретдиннең «Бала чакта алынган тәрбияне бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас»дигән сүзләренә нигезләнеп, чыннан да бу эшне балалар бакчасында ук башларга кирәклеген тагы бер тапкыр үз хезмәтебез белән исбатладык. Чөнки белем һәм тәрбия бирүнең башлангыч нигезе — мәгариф системасының беренче баскычы булган балалар бакчасында салына.
Хәзерге вакытта әхлак тәрбиясе бирүнең торышын өйрәнеп бу юнәлешкә үзгәртү кертергә кирәклеге ачыкланды. Без — педагоглар, әти-әниләр — балалар бакчасында ук әхлак тәрбиясен бирергә мөмкин булуын үзебез дөрес аңласак, өйрәнсәк, әлбәттә, безнең белем һәм тәрбия бирү эшебез күпкә нәтиҗәлерәк, мәгънәлерәк булыр иде. Белем һәм тәрбия бирүдә шушы чорның әһәмияте турында Г. Тукай ничек язган?!
...Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән,
Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык воҗүдең пакь синең:
Син фәрештә валчыгысың йөзләрең ап-ак синең!..
Шушы мәсьәләләрне истә тотып, дәресләрнең беренче бүлегендә гарәп авазларын дөрес әйтүне формалаштыру һәм камилләштерү, ә икенче бүлегендә алынма сүзләрне (мәктәпкәчә яшьтәге балалар куллана торган гарәп алынмалары сүзлеге кушымтада бирелгән) сөйләмдә мәгънәсен дөрес аңлап һәм урынлы итеп куллана белергә өйрәтүне бирергә булдык.
Бу методик ярдәмлек мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләр, гарәп теле авазларын өйрәтү түгәрәге җитәкчеләре, башлангыч мәктәп укытучылары, әти — әниләр өчен тәкъдим ителә. Әлбәттә, әсбапны гарәп телен өйрәнергә теләге булган һәркем файдалана ала, дип яза musulman.su