Кызганучы вә багышлаучы әүвәлән Аллаһы вә Сөбханә вә Тәгаләнең исеме белән башлыймын.
Бүген Рәсәй тарихында безгә билгеле көннәр байтак. Алардан иң борынгылары Кулик кырындагы бәрелеш һәм Ләһ яулап алудан коткаруны билгеләп үтү. Татарлар тарихи даталарга бик сай. Бездә бүген иң борынгы билгеле көннәрдән Болгар илендә рәсми рәвештә Исламны кабул итү датасы һәм Казанны яулап алыну көне. Беренче датаны күркәм көн дип саныйбыз, икенчесен Хәтер көне дип билгелибез. Соңгы чорда безгә тагын Җөмһүрият көне өстәлде һәм дини бәйрәмнәр. Мин тарихчы буларак, бу көннәр белән бик килешеп бетә алмыйм. Чөнки безнең тарихыбызда шактый билгеле көннәр чагылган. Алардан иң күренеклесе Төрки каганлыгы барлыкка килү көне булсынмы, яисә әйтик Болгарга сәхабәләр килү көнеме, ТАССРны төзү көне һ.б. — боларның барсын да билгеләп үтәргә мөмкин. Патриотик рухны татар арасында күтәрер өчен безгә җиңү вакыйгаларын күбрәк күрсәтергә кирәк. Андый чара бик мөһим чара.
Соңгы елларда безнең яшләребез арасында күбрәк чит илләргә өстенлек бирү күзәтелә. Аларча, гарәп, имеш, татарга караганда күпкә тәкъвалырак, төрек мәдәнияте күпкә өстенрәк, насари белән шимбәләр күпкә акыллырак. Әмма хәзерге яшьләргә бер оешма да һәм гаиләсе дә ватанпәрвәрлек тәрбиясен бирми. Дин тагълимате буенча, Ватан — ул Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Бер бирелгәч, без аны ташлау турында уйларга тиеш түгел, без, мөселманнар, аны яклап, яхшыга таба үзгәртергә тиешбез. Көчне туган илебезгә үз җирлегендә яшәгән борынгы бабаларабызның әрвахлары бирә. Аның өчен без аларның каберләренә зиярәт итергә тиешбез. Мөселман кешесенә җиде буын әби-бабаларны белү сөннәт санала. Һәр буынны догада искә алсаң, әрвахлар тарафыннан, һичшиксез, бу фани дөньяда да Аллаһы Сөбханә вә Тәгәләнең бер рәхмәте буларак, сиңа ирешмичә калмый. Элекке вакытта безнең бабаларыбыз һәр җомга саен каберстан өстенә зиярәт итәргә барганнар. Хәзерге заманда бу күркәм гадәт юкка чыкты. Кайберәүләр гает саен йөри әле, ә кемнәрнеңдер, гомумән, вакыты җитми.
Татарларның билгеле даталарны искә төшерү һәм билгеләү шулай ук зиярәт итү өчен уңай йогынты ясар иде. Узган буын бабаларыбыз сөннәтне үтәп, яшьләргә васыят буларак калдырган сүзләре бар: «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел» — бүгенге көндә зиратларның ишекләре өстендәге язма сүз рәвешендә генә калган диярсең. Ә бит бу Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әйткән сүзе, аны без сөннәт буларак кабул итергә тиеш.
«Татар заманы» өчен, тарих фәннәре кандидаты, «Иман» мәркәзенең фәнни-эксперт шурасының рәисе Наил Гариф