Йөз яшьлек Рауза апа

Узган шимбәдә Мәскәүнең мәдәни үзәгендә йөз яшьлек Рауза апа Кастрованың туган көнен бәйрәм иттеләр. Татар милләтендә данлыклы

БӘЙЛЕ
2011 Сен 19

Узган шимбәдә Мәскәүнең мәдәни үзәгендә йөз яшьлек Рауза апа Кастрованың туган көнен бәйрәм иттеләр. Татар милләтендә данлыклы хәйрияче, мәчетләр төзетүче булган, сәүдәгәр Салих Ерзинның оныгы — Рауза апаның бер гасырлык тормышы үзе бер тарих.

Бүгенге көндә дә мавыктыргыч итеп сөйләү сәләтен югалтмаган Рауза апа Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Әхмәт Ерикәй, Газиз Айдарский, Сара Садыйкова, гомумән, милләтебезнең башка данлыклы кешеләре белән очрашулары хакында хәтирәләре белән җиңел уртаклаша. Ул Муса Җәлил оештырган әдәби түгәрәккә йөргән. Мәскәү хастаханәсенә ятар алдыннан Салих Сәйдәшев тормыш иптәше белән Рауза апаларда яшәгән. Вафатыннан соң да алар йортыннан Казанга озатылган.

Рауза ханымның бер апасы Мирсәет Солтангалиевның тормыш иптәше булган. Ул шулай ук олы дин галиме Муса Бигиевның укучысы да.

Рауза апаның туган көнен бәйрәмгә әверелдергән мәдәни үзәк һәм милли-мәдәни мохтарият аның турында махсус кино да төшергән. Ул тасманы алар очрашуга килгән халыкка тәкъдим иттеләр. Тасманы караганнан соң Рауза апаны сәхнәгә менгерделәр. Аны котларга дип гади кешеләрдән башлап төрле даирә түрәләре дә килгән иде. Шулар арасында Мәскәү хөкүмәте, Мәскәүнең милләтләр йорты, Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге, Җәмигъ мәчете, Бөтендөнья татар конгрессы, милли-мәдәни мохтарияте һәм башка бик күп җирләрдән дә котлаулар булды. Рәсим Акчурин Рауза апаны котлап, аның иңенә Оренбур шәле салды, дип яза Азатлык.

Рәсим Акчуриннан соң Рауза апаны бабасы төзеткән, хәзер инде сүтелгән мәчет исеменнән Хәсән хәзрәт котлады.

Тамашачылар арасында Рауза апа белән бүген дә тыгыз элемтәдә яшәүче дуслары да бар иде. Шуларның берсе — тарихи мәчет мулласы Габдулла хәзрәтнең кызы Илсөяр ханым. Аңар да 92 яшь. «Мин шушы йорттагы мәктәпне тәмамлаган кеше. Минем әтине 1937 елда Сталин лагерьларында атып үтерделәр. Әнием сөргендә вафат булды. Мин менә 15 яшьтән ятим үскән бала», ди ул. Без аннан Рауза апа хакында да сорадык.

Илсөяр ханым: «Без көн дә телефоннан сөйләшеп торабыз. Ул үзе генә яши, кибетләргә йөри, ашарга да үзе пешерә. Махсус оешмалардан килеп аңар ярдәм итәләр. Табиблар да карап тора. Без инде аңа үзеңне сакла, юкка-барга урамга чыгып йөрмә дип әйтәбез. Ул — тынгысыз», диде.

Шунысы да кызыклы, 1812 елгы сугышта татар халкының батырлыклары хөрмәтенә патша тарафыннан төзетелгән тарихи мәчетнең муллары булып буыннан-буынга Аги фамилияле дин әһелләре эшләгән. Илсөяр апаның 1937 елда репрессиягә эләккән һәм атып үтерелгән әтисе Габдулла хәзрәт Шәмсетдинов шул Агиларның кияве булган.

Рауза Кастрованың туганы, Касыйм татарлары тарихын язучы, хәзер татар халкы шәҗәрәсен эшләүче Дәүләт бүләге лауреаты Гадел Беляев: «Рауза апаның нәсел җепләре пәйгамбәрләр заманына барып тоташа. Бигрәк тә Рауза Кастровалар белән туганлыгы булган Шакуловлар нәселе аңа якын, Шах Кули — пәйгамбәрнең кызы Фатыйманың эшен дәвам иттерүчеләрдән булган», дип раслый.

Рауза апаның бер гасырлык тормыш юлы хәтирәләрендә татар зыялылары, сәүдәгәрләре, дин әһелләрен язмышлары да чагыла. Ул — Мәскәү татарлары өчен татар дөньясының тере бер тарихы.

Очрашу ахырында Рауза апа рәхмәтен белдерде:«Мин — гади бер кеше, минем аерым алып әйтерлек эшләгән эшләрем юк. Мине зур дәрәҗәгә күтәрдегез, рәхмәт», диде ул.

Шулай итеп, мәдәни үзәктә йөз яшьлек гади татар апасының гына түгел, бер гасырлык тарихка шаһит булган, Сталин дәверенең сөргеннәрен дә үз җилкәсендә татыган, татар дөньясында кайнаган кызыклы шәхеснең туган көнен бәйрәм иттеләр


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе