Илебездә соңгы ике дистә еллар дәвамында тотрыклы рәвештә динебез тернәкләнеп килә. Хәзер инде күзгә күренерлек дини инфраструктура хасил булды. Торгызылган, төзекләндерелгән яки яңадан башлап төзелгән мөселман объектларын хәтта читтән килгән кунакларга да күрсәтергә оят түгел.
Һәм, Аллаһыга шөкер, туристлар да, ватаннарын сагынган кан кардәшләребез дә бик теләп шушы изге урыннарны, дини биналарны карарга омтылалар. Әмма әлегә Татарстанда санаулы гына урыннарны зиярат итәләр шул. Ул Казан Кремлендә урнашкан Кол Шәриф мәчете, Казан ханнары төрбәләре, изге Болгар һәм Биләр шәһәрләре дип әйтергә була. Ә бит Татарстанның һәр районында, шәһәрендә халык игътибарын җәлеп итәрлек, кызыклы объектлар бар, изге дип саналган урыннар да бардыр. Шуның өчен бүгенге көндә географиянең менә шушы тармакка юнәлгән бүлеген үстерәсе иде.
Элгәре дөньяви яктан төбәкләрне өйрәнгән краеведение исемле дисциплина азмы-күпме мәгълүмат туплаган иде, район-шәһәрләребездә шул өлкәдәге фидакарь белгечләр эшчәнлекләрен хәзер дә алып баралардыр. Урындагы зыялыларыбыз, җирле төбәксөярләр хәзер үтә дә актуальгә әверелгән сакраль географиябезне дә игътибарларыннан калдырмасалар иде. Төбәкләрдә булган, сакланып калган изге урыннарның тасвирламаларын эшлисе, туристик мәгълүмат формасында аларны әзерлисе иде. Шуларны туплап Татарстанның изге урыннары каталогы яки белешмәсе, юл күрсәткече рәвешендә нәшер итәргә дә булыр иде. Минемчә, Татарстанның рухани география мәркәзен оештырырга вакыт җитте.
«Татар заманы» өчен, Вәлиулла Якупов.