Удмуртиянең Падера авылында яңа мәчет

Удмуртиянең Балезино районы Падера авылы иң зур авыллардан санала. Аңа 220-230 ел дип исәпләнә. Бу көннәрдә авыл халкы сөенечле мизгелләр кичерә. 120 еллык тарихы булган авыл

БӘЙЛЕ
2011 Сен 16

Удмуртиянең Балезино районы Падера авылы иң зур авыллардан санала. Аңа 220-230 ел дип исәпләнә. Бу көннәрдә авыл халкы сөенечле мизгелләр кичерә. 120 еллык тарихы булган авыл мәчете янында таштан яңа гыйбадәтханә калкып чыкты. Әлегә мәчетнең манарасы юк. Шулай да 17 сентябрьгә яңа иман йортын рәсми рәвештә ачу тантанасы билгеләнде, дип яза «Азатлык».

Падера авылында 460 кеше яши, 115 хуҗалык исәпләнә. Милләтләр дә төрле. Күпчелекне татарлар тәшкил итә. Берничә рус, удмурт гаиләсе яши, катнаш гаиләләрдә дә юк түгел. Авылда балалар бакчасы, мәктәп бар, мәдәният йорты ачык. «120 еллык тарихы булган мәчет беркайчан да ябылмады, картлар аны бирмәделәр, авыр булса да саклап калдылар», дип ассызыклап үтте Падера авылы мәчете имамы Риза ага Энтентеев.

Падера авылын бизәп торучы иман йортына 120 ел. Тарихи бинаны бүген саклап калырга ниятлиләр. Анда крайны өйрәнү музее оештырырга телиләр. Мәчет авыл халкы сүзләренчә, бер көнгә дә ябылмаган. Биредә һәрвакыт гыйбадәт кылганнар.

Агач мәчет янында ук кирпичтән мәчет салганнар. «Аны халык төзелеше дип әйтергә мөмкин, бик күп ярдәм иттеләр», диде Риза ага.

Әле мәчет төзелеше тәмамланмаган. Имам һәм аның ярдәмчеләре киңәшләшеп, манара күтәрү өчен финанс мөмкинлекләр җитмәвенә уфтаналар. Бу гамәлне дә башкарып чыгарга киң күңелле кешеләр табылыр дип өметләнәләр.

Мәчетнең эче матур итеп төсле буяуларга буялган. Кышкы суыкларда ягу өчен мич тә чыгарганнар. Киләчәктә бинаны газ белән җылытырга ниятлиләр. Әлегә мәчетне 17 сентябрьгә билгеләнгән ачу тантанасына әзерлиләр. «Барлык эшләрдә авыл халкы катнашты», дип рәхмәтен җиткерде Нәфыйгулла Энтентеев.

Күп чыгымнар тотып, иман йорты төзелгән. Киләчәктә ул буш тормасмы, яшь егетләр, кызлар мәчеткә юлны табарлармы? Әмир Касимов бабасыннан догаларны өйрәнеп калган. «Яшьләр гаетләргә генә килә», ди Әмир.

«Мәчет каршында мәдрәсә ачылса, ир-атлар да, хатын-кызлар да дин сабагын алып, гыйбадәт кылырга да күпләп килер иде», дигән фикердә Рәхмәтулла ага Касимов. Ул мәчеттә озак еллар мөәзин вазифасын башкара.

Авыл картлары яңа иман йортында инде җомга намазларын укырга җыела да икән. Киләчәктә аларның сафлары тагын да күбрәк булыр дип өметләнә алар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе