Төрки телләрдә сөйләшүче илләр мәдәният министрлары Даими Шурасының 29 нчы чор утырышы быел Казакъстан башкаласы Астанада узачак. ТӨРКСОЙ оешмасының быелгы чор координаторы булган Казакъстан мәдәният министры Мухтар Колмөхәммәт җитәкчелегендә 20-21 сентябрь көннәрендә төрки халыкларның мәдәният оешмасы — ТӨРКСОЙга әгъза җөмһуриятләр эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар корачак.
Әлеге утырышка ТӨРКСОЙның гомуммөдире Дүсән Касәинов, Төркия мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнәй белән берлектә Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның да катнашуы вә чыгыш ясавы көтелә. ТӨРКСОЙның Даими Шурасы утырышында 2012 елны, тууына 150 ел тулу җәһәтеннән, танылган хакас галиме, тюрколог Николай Катанов елы итеп игълан итү, шулай ук киләсе елда Астана шәһәрен төрки дөньяның мәдәният башкаласы буларак игълан итү тәкъдимнәре каралачак, дип яза «Татар-Информ».
Җыелышта 2011-2014 еллар өчен ТӨРКСОЙ гомуммөдирен сайлау булачак. Әлеге оешманың 2012 ел өчен эшчәнлек программасы тикшерелеп, хуплауга куелачак.
Утырышның иң әһәмиятле өлешен Татарстан башкаласы Казанда үткәрелгән ТӨРКСОЙга әгъза илләрнең ЮНЕСКО эше буенча милли комиссияләре җыелышы вә ТӨРКСОЙның матди булмаган мәдәни мирас семинарында тәкъдим ителгән мираслар исемлеге каралып, тавышка куелуы тәшкил итәчәк.
Бу җыелышта ТӨРКСОЙ мәдәният министрлары Даими Шурасының 30 нчы чор координаторын сайлау да каралган.
Шура утырышы ахырында XIV ТӨРКСОЙ рәссамнар очрашуының рәсем сәнгате күргәзмәсе тәкъдим ителеп, бүләкләү тантанасы оештырылачак.