Хәзер җылылык энергиясе счетларын uslugi.tatarstan.ru порталына кереп тә түләп була. Мондый төр хезмәттән «Таттеплосбыт»ның барлык абонентлары да файдалана ала, дип хәбәр итә Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.
Җылылык энергиясе өчен түләүләрне Интернет аша башкару өчен абонентның шәхси счетындагы кодны яки Клиентларга хезмәт күрсәтү офисы номерын, шулай ук килешү номерын күрсәтергә кирәк.