27 сентябрьдә сәгать 10.00 дә РИУның актлар залында мәчетләр каршында эшләп килүче курслар укытучылары киңәшмәсе үткәрелә, дип яза Интертат.ру. Татарстан мәчетләрендә уздырыла торган курсларда 950 ләп укытучы эшли, шуларның 300 е бу чарада катнашыр дип көтелә.
Катнашучылар киңәшмәдә дини белем бирүнең яңа төр укыту планнары белән танышачаклар. Шулай ук үткән елга нәтиҗәләр ясарга һәм яңа максат — бурычларны барларга уйлыйлар.