«Бәләкәч» республика программасы Казанда беренче карлыгачын «очырды». Совет районының «Азино» микрорайонында Глушко урамы, 11 адресы буенча программа исеме белән үк «Бәләкәч» дип аталган 48 нче балалар бакчасы бүген тәүге тапкыр ишекләрен ачты. Сабыйларның һәм аларның әти-әниләренең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин килде.
Ачылыш тантанасында шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан шәһәре Башкарма Комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Совет районы буенча мәгариф бүлеге башлыгы Венера Нуриева һәм башкалар катнашты.
Музыкаль залда узган тантананы «Сәед Галиев исемендәге Мәдәният йортының «Ассорти» коллективы чыгышы ачып җибәрде. Алга таба сүз Илсур Метшинга бирелде. «Без инде хәзер Татарстанда, Казанда бәйрәмнәргә күнектек. Бүген аның чираттагысы биредә үтә. «Бәләкәч» балалар бакчасы — «Бәләкәч» республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сафка бастырылып килүче балалар бакчаларының беренчесе, ниһаять бу күркәм эшкә старт бирелде. Былтыр Президентыбыз балалар бакчаларына кытлык проблемасын хәл итү йөзеннән, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелеше колач җәячәк дигәч, Казанда гына да 23 балалар бакчасы сафка басар дип күз алдына да китермәгән идек. Аларның унысы шушы «Азино» бистәсендә төзелде. Биредә 2800 бала яңа балалар бакчасын көтте. Бу дистә еллар буе тилмереп көткән вакыйга. Нинди генә очрашулар булмасын, Казан урамнарын, ишегалларын карап йөргәндә дә, халык тарафыннан иң «авырткан» сорау булып, балалар бакчаларына ихтыяҗ буенча зар-интизарлар ява иде. Президентның ныклы карары нигезендә, ниһаять, быел бу проблема хәл ителәчәк, балаларга 5500 яңа урын тудырылачак», — дип билгеләп үтте мэр. Ул кыска вакыт эчендә барлык көчен куеп эшләгән төзүчеләргә дә рәхмәтен җиткерде.
Алга таба яңа балалар бакчасына куанудан күзләре чыланган әниләрне һәм сабыйларны Рөстәм Миңнеханов котлады. «Кадерле балалар, ата-аналар! Без бүген шушы матур балалар бакчасына килдек. Чыннан да, республикада җитди программа гамәлгә ашырылып килә, аның әһәмияте бик зур, чөнки сабыйларга һичшиксез балалар бакчалары кирәк, балалар бакчасына барырга мөмкинлеге булмаган сабый мәктәпкә дә әзерләнә алмый. Баласын балалар бакчасына урнаштыра алмый йөргән ата-аналар да үзләре өстендә эшли алмый. Балалар бер-берсе белән аралашып үсәргә тиеш. Бүгенге бәйрәм уңаеннан сезнең өчен бик сөенәм. «Бәләкәч» программасы безнең балаларыбызга көндәшлеккә сәләтле булырга ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә инде программаның яртысыннан артыгы тормышка ашырылды, аның төп өлеше Казанга туры килә», — дип мөрәҗәгать итте Президент тантанада катнашучыларга һәм аларны зур бәйрәм белән тәбрикләде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа микрорайонда күпләп торак төзелде, ә социаль инфраструктура мәсьәләләре исәпкә алынмыйча артта калды, шуңа күрә шундый кискен ихтыяҗ туды да инде.
Балалар бакчасы мөдире Татьяна Хуҗиәхмәтова: «Бәләкәч» программасы кысаларында беренче мөдир буларак, беренче балалар бакчасын ачып җибәрүгә миңа ышаныч белдергәнегез өчен олы рәхмәт», — дип, республика башлыгына һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов аңа техник җиһазга сертификат тапшырды, дип яза «Татар-Информ».
Президент һәм башка кунаклар спорт залы, медицина кабинеты һәм башка бүлмәләр белән дә танышты.
Татьяна Хуҗиәхмәтова журналистларга белдергәнчә, балалар бакчасы «Берләшмә» мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен программасы буенча эшли. «Әлеге программа 19 илдә гамәлгә ашырыла. Кызганычка каршы, Казанда ул бары тик 4 балалар бакчасында гына эшкә җигелә. Әлеге программа буенча мин 327 нче балалар бакчасында эш алып бардым, ул миңа ошады, хәзер мин аны монда гамәлгә кертергә уйладым. Программа баланы көндәшлеккә сәләтле итәргә булыша, ата-аналар да балаларның ничек үсеш алуын күрә, аның нигезендә һәр бала белән индивидуаль эш алып барыла», — дип билгеләп узды мөдир. Аның әйтүенчә, балалар бакчасы «Ак бүре» спорт үзәге белән хезмәттәшлек итә.
Агымдагы елның март башында төзелә башлаган балалар бакчасы 120 сабыйга исәпләнгән булса да, бирегә 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәр 150 ләп бала йөриячәк. Аның гомуми мәйданы 2369,93 квадрат метрны тәшкил итә. Баллар бакчасында йокы бүлмәләре, музыка, спорт залы, татар теле кабинеты, логопедик кабинет, медицина блогы, азык-төлек блогы, яшелчәләр саклау һәм башка бүлмәләр бар. Биредә «Мәктәпкә әзерләү», «Нәниләр өчен инглиз теле», «Домисолька» җыр түгәрәге, «Ушу спорт һәм сәламәтләндерү гимнастикасы» кебек өстәмә түләүле түгәрәкләр дә эшләячәк.
«Бәләкәч» республика программасы кысаларында 2011 елда 145 балалар учреждениесе өчен төзелеш һәм капиталь төзекләндерү эшләре каралган, шул истәптән, 29 яңа объект төзелеше, 110 объектка капиталь төзекләндерү, шәхси-дәүләт партнерлыгы нигезендә 6 объект төзелеше планлаштырыла.