Әлбир хәзрәт Крганов Мәскәүдә яңа Җәмигъ мәчете салачак дип белдерде

Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов «Татар заманы»на татар-мөселманнар Мәскәүдә яңа Җәмигъ мәчете салачак дип белдерде. Якшәмбе

БӘЙЛЕ
2011 Сен 14

Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов «Татар заманы»на татар-мөселманнар Мәскәүдә яңа Җәмигъ мәчете салачак дип белдерде. Якшәмбе көнне Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин фатихасы белән Мәскәүнең 107 еллык тарихи мәчете җимертелде.

Русиядәге татар-мөселман җәмгыятьчелеге бу хәбәргә һаман да ышана, Равил Гайнетдиннең үз халкы мирасын бульдозер белән ваттыруын кабул итә алмый. Әмма фактлар шуны сөйли: мәчет нигезенә кадәр юк ителгән. Шулай да Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәү мөфтияте яңа Җәмигъ мәчете төзергә уйлый. Ягъни Равил Гайнедин тарихи татар мәчетен юк итсә дә, киләчәк татар-мөселманнар өчен яңасын Әлбир Крганов булдырырга җыена. Бу турыда Әлбир хәзрәт «Татар заманы»на интервью бирде.

Татар Заманы: Әлбир хәзрәт, мәчет җимерүне ничек кабул иттегез һәм мөфтиләр арасында нинди сүзләр йөри?

Әлбир Крганов: Бу шаккатыргыч хәл. Мөфтинең генә түгел, гади мөселманның үзәгенә үтәрлек хәл булды бу. Соңгы вакытка кадәр шушындый вәхшилеккә барып җитәрләр дип ышанмадык. Үзәк Диния нәзарәте дә үзенең позициясен белдертте, Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин хәзрәтнең дә Собянинга язган хаты булды, мин дә Мәскәү мөфтиятеннән Русия мәдәният министры Александр Авдеевка хат яздым. Мәчетне федераль исемлеккә кертеп саклауны сорадык. Ләкин күп мөселман, татар җәмәгатьчелеге мөрәҗәгать итсә дә, бу ял көнендә мәчет җимертелде. Бу аяныч хәл. Җәмигъ мәчетебез архитектура, рухи кыйммәтебез дә иде, аны сакларга тырышырга кирәк иде. Шундый прицидентның булуы — вәхшәтле хәл. Чөнки бит Русиядә тарихи мәчетләрнең кыйблага бераз гына дөрес карамаганнары бар, боларны да җимертә башларлар микән?

Татарстан позициясен озак көттек. Татарстан Диния идарәсенең пленyында карар кабул ителгән, имамнар форумда мәчетне сакларга тырышырга дигән хәбәр бар иде. Соңгы вакытта татар оешмалары үзләрен ничек күрсәттеләр, бу үзенә күрә дәрес булды. Без тел, милләтне саклау турында күп сөйлибез. Мөселманның иң кадерле нәрсәсе — мәчет. Һәм без илнең башкаласында арбалар тартып, тиеннәр җыеп салган мәчетне сакларга дип чыгыш ясаганда, милли оешмаларыбыз мәчетне сүтүгә каршы көрәшкәндә, Мәскәүдәге Акчурин җитәкләгән автономиянең дәшми торуы да бик аяныч, башкаларның да дәшмәве аяныч. Татар милләтенә кемгә ышанып барырга кирәк? Шуңа карамастан, безнең йөрәкләребезне тырнаган хәл булса да, моны дәрес буларак кабул итәргә тиеш. Киләчәктә эш барышына яңа төрле формат бирергә, яңадан карарга кирәк. Нинди оешмалар белән эш итүебез турында да, үзебезнең милли кыйммәтләребезне ничек саклавыбызда нинди мөмкинчелекләр булуын карарга кирәк.

Татар Заманы: Әлбир хәзрәт, Равил хәзрәтне Казанда олы кунак итеп кабул итәләр, зур фестивальләргә килә. Шушындый хәлдән соң татар конгрессы, оешмалар, дәүләт тарафыннан Равил хәзрәткә нинди мөнәсәбәт күрсәтелергә тиеш?

Әлбир Крганов: Мин аны әйтә алмыйм. Татарстан бу мәсьәләдә җавап табарга тиеш. Бөтен татар җәмәгатьчелеге илебездән, бөтен тарафлардан мондый сорауны бирәләр. Татарстанның хөкүмәтеннән башлап, дини-милли оешмалар киләчәктә нинди юлдан эш алып барачак, дигән сорау бар. Бу җавапны барыбыз да көтә. Шуңа карап эш берлеген төзибез дип уйлыйм мин.

Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәүдәге мөфтияте дә үзенең алдынгы фикере итеп тә үзебезнең тамырларыбызны саклау дип куйган иде. Без дә киләчәктә кем белән шул эшне алып барачакбыз икәнлекне аңларга тиеш. Бу мәсьәләдә ачык җавап булырга тиеш.

Татар заманы: Равил хәзрәт Гайнетдин тарихи татар мәчет җимергәч, Мәскәү мөфтияте Мәскәүдә яңа Җәмигъ мәчете төзү турында уйланамы?

Әлбир Крганов: Мәскәүдә мәркәз Җәмигъ мәчете салырга җыенабыз. Хәзер Мәскәү мэриясе белән матур гына хезмәттәшлек алып барабыз, алар ягыннан аңлау бар. Бу мәсьәләдә уңай җавап бирелә торган булса, һичшиксез, бөтен халыкларны берләштерә торган матур бер күркәм мәчет төзергә телибез.

Ул безнең Мәскәүнең мәркәз Җәмигъ мәчете булачак. Аның тирәсендә мәдрәсәсе дә булачак. Без аны комплекс буларак тәкъдим иттек. Бүгенге көндә без уңай җавап булыр дип өмет итәбез. Шул эшкә җиң сызганып тотыначакбыз. Милләттәшләребез читтә калмас, Аллаһы ярдәм бирсә, халыкның ярдәме, дәүләтнең аңлавы белән җиңеп чыгарбыз дип уйлыйбыз, Аллаһы кушса. Иншаллаһ, Мәскәүдә яңа Җәмигъ мәчетен төзербез!

Татар заманы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе