Тиздән Казанда татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар башланып китәчәк. Анда татар телен, тарихын, шулай ук, Ислам дине нигезләрен тирәнрәк өйрәнергә теләгән һәркем чакырыла.
Чараның оештыручылары — Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия Ислам университеты.
Дәресләр һәр атнаны кичке якта, 3 ай дәвамында уздырылачак. Программага җыелышып чәй эчү, төрле фильмнар карау да кертелгән.
Курс азагында тыңлаучылар татар телендә сөйләшә һәм аңлый, гарәб телендә Коръән укый беләчәкләр, татар халкы тарихы, аның килеп чыгышы турында бик күп мәгълүмат туплаячаклар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.