Әгәр кемдер нәрсәнедер үзгәртеп корырга теләгән икән, бинаны җайлап кына сүтәр

Мәскәүдә узган атнада төзекләндерү вакытында Җәмигъ мәчетенең тарихи бинасы нигезенә кадәр җимерелде. Мәчет бинасы проекты авторы Игорь Таҗиев

БӘЙЛЕ
2011 Сен 13

Мәскәүдә узган атнада төзекләндерү вакытында Җәмигъ мәчетенең тарихи бинасы нигезенә кадәр җимерелде.

Мәчет бинасы проекты авторы Игорь Таҗиев хәбәр иткәнчә, мәчетне тимер тукмак белән ваттырганнар. «Мәчетләргә андый караш булырга тиеш түгел. Әгәр кемдер нәрсәнедер үзгәртеп корырга теләгән икән, бинаны җайлап кына сүтәргә һәм яңадан җыярга була иде. Аның һәр кирпече изге, аны чүп өеменә әйләндерергә ярамый иде. Бу вәхшилек", — дип белдергән ул Интерфакс хәбәрчесенә.

Әлеге агентлык билгеләп үткәнчә, күптән түгел генә Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин Мәскәү мәдәни мирас департаментының бәяләмәсе буенча башкаланың Җәмигъ мәчетенең тарихи кыйммәткә ия булмавын белдергән. Һәм озак кына уйлаганнан һәм белгечләр белән киңәшләшкәннән соң, мәчетне яңадан төзергә карар кылынган. Төзекләндерү эшләре өчен дә Россия мөфтиләре советы җаваплы икәнлеген әйтеп китәргә кирәк.

2008 елның 30 июнендә Мәскәү мәдәни мирас департаменты карамагындагы Тарих-мәдәният эксперт советы президиумы мәчетне мәдәни мирас объектларына кертте. Әмма бу карар тиздән үзгәртелде. 2009 елның 21 гыйнваренда эксперт советы утырышында катнашучылар, шул исәптән Россия мөфтиләре советы вәкиле Дамир Гыйззәтуллинның да иске мәчет бинасын сүтүне яклап чыкты. Моның бер сәбәбе итеп бинаның Кәгъбә юнәлешеннән тайпылган булуы күрсәтелә.

Россиянең үзәкләштерелгән дини ислам оешмалары (Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Россия ислам килешүе ассоциациясе һәм башкалар) тарихи мәчетне сүтүгә кискен каршы чыкты.

Мәскәү Җәмигъ мәчетнең иске бинасын (ул 1904 елда төзелгән) җимерү нисбәтеннән, Россия мөфтиләре советы матбугат хезмәте Россиянең төп мәчетенең яңа комплексы төзелешен проектлау барышында ике вариант каралган. Аларның берсендә иске бинаны консервацияләү һәм аны яңа комплекска кертү планлаштырылган.

Әмма бинаның кыйблага йөз тотмавы, мәчетнең нигезсез төзелүе, стеналарның нык булмавы дин тотучыларга куркыныч тудырган. «Диварлардагы ярыклар һәм аларны бетерү өчен алып барылган ремонт эшләре турында актлар күп дистә еллар буена төзелеп килде. Нәтиҗәдә мәчетне реконструкцияләү һәм 1961 елга кадәр булган кыяфәтенә кайтару турында карар кабул ителгән. Элекке стильдә күтәрелгән диварларның нигез өлешен тирәнтен ныгыту бинаның янгын куркынычсызлыгын, бүләмәләрне җилләтү эшен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», — диелә Россия мөфтиләре советы хәбәрендә.

Россия мөфтиләре советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бина үлчәмнәре ясалган, яңа намаз уку бүлмәсе проектын тулыландыручы декор элементлары сакланган. Мәскәү Җәмигъ мәчете комплексы манаралары Казандагы Сөембикә мәчете башнясы силуэтын кабатлый.

2 сентябрьдә чираттагы тапкыр мәчет диварындагы ярыкның зураюы турында акт төзелгән. Бу вакытка гыйбадәт кылу вакытлыча төзелгән бинага күчерелгән.

«Унынчы сентябрьгә каршы төндә, көчле яңгыр вакытында, иске бинаның дивары ишелеп төште. Аның бер өлеше эчке якка, бер өлеше тышкы якка ишелде. Унынчы сентябрьдә иртән калган өч диварны сүтү турында ашыгыч карар кабул ителде. Чөнки алар да ишелергә мөмкин иде. Җимерекләрне чистартканнан соң, яңа мәчет комплексында аның тарихи өлешен торгызу эшенә керешергә ниятләнә», — диелә Россия мөфтиләре советы тараткан хәбәрдә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе