Сатышта Тукай урамы бәйрәме

10нчы сентябрь көнне Г. Тукайның 125 еллыгы уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре Саба районының Сатыш урта мәктәбе бинасында урам бәйрәме үткәрде. Бәйрәм Г.

БӘЙЛЕ
2011 Сен 13
10нчы сентябрь көнне Г. Тукайның 125 еллыгы уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре Саба районының Сатыш урта мәктәбе бинасында урам бәйрәме үткәрде. Бәйрәм Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган авыл» җыры белән башланып китте. Тукай урамында 10 хуҗалыкта 42 кеше яши. 19 эшләүче кешенең 5се укытучы. Урамның үткәне һәм хәзергесе турында китапханә мөдире Резеда Вәлиева чыгыш ясады. Тукай урамында яшәүчеләрнең күбесе җырчылар, биючеләр. Бәйрәм концерты берсеннән-берсе матур җырлар, биюләр, сөекле шагыйребез язган шигырьләр белән үрелеп барды. Соңынан әңгәмә чәй табыны янында дәвам итте һәм күмәк фотога төшү оештырылды. Бәйрәмгә килгән өлкәннәр, укучы балалар, авыл халкы күңелендә бу көн якты истәлек булып калыр.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе