«Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына»

Татарстан башкаласы Казанда 6-11 сентябрь көннәрендә «Мәдәниятләр диалогы аша — диалог культурасына» шигаре белән үткәрелгән VII Казан халыкара мөселман киносы фестивалена нокта куелды,

БӘЙЛЕ
2011 Сен 12

Татарстан башкаласы Казанда 6-11 сентябрь көннәрендә «Мәдәниятләр диалогы аша — диалог культурасына» шигаре белән үткәрелгән VII Казан халыкара мөселман киносы фестивалена нокта куелды, ягъни 5 көн барган фестиваль конкурсына йомгак чыгарылды.

Алдагы еллардагыча, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы төбенә лимузиннарда кадерләп китерелеп, кызыл келәм юлдан үтеп, тамашачы һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин йөзендә Татарстан җитәкчелеге хөрмәтен тойган кино сәнгате йолдызлары катнашында бүген шул уңайдан кинофорум ябылышы тантанасы булды. Алар арасында, фестивальның Владимир Хотиненко рәислегендәге жюриеннан һәм фильмнары белән катнашучылардан тыш, продюсер, сценарист, режиссер Василий Антипов, Россия анимацион киночылар ассоциациясе рәисе, продюсер Александр Герасимов, актерлар Лидия Федосеева-Шукшина, Андрей Федорцов, Александр Панин, Сергей Астахов, шулай ук Татарстан кино сәнгате әһелләре бар иде.

Казан кинофестивале программасына дөньяның төрле кыйтгасындагы 28 иленнән 89 фильм тәкъдим ителеп, аларның 32се конкурстан тыш күрсәтелде, анимацион фильмнар режиссерлары арасында беренче тапкыр конкурс уздырылды.

Шулай итеп, тулы метражлы 15 уен фильмыннан иң яхшысы дип Кытай киночылары төшергән «Мой впечатляющий театр» дип аталганы игълан ителде, ә Иранның 2 режиссер куйган «Тәһран, Тәһран» фильмы, «Кино сәнгатендә гуманизм өчен», ТР Президентының махсус призына лаек булды. Аны тапшыру өчен сәхнә түренә чыккан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан җитәкчелеге, шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде: фестиваль жюриена гадел эшләгәне өчен, мәртәбәле кунакларга фестивальны зурлап һәм дәрәҗәсен арттырып килгәннәре өчен, шулай ук ТР Мәдәният министрлыгына, оештыручыларга бу эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыкканнары өчен һ.б. Бер миллиардтан артык мөселман яшәгән бу дөньяда, чыннан да, проблемалар бар, фестиваль фильмнарының комедия жанрында булмавы, мөгаен, шуның белән аңлатыладыр, шунлыктан ул кинохезмәтләр җитди, дип искәртте Р.Ратникова. Тулы метражлылардан тагын Төркиянең «Зефир» фильмын ТЮРКСОЙ оешмасы, Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе Германиянең «Чужая» фильмын махсус призлар белән билгеләп үтте. Әйтүләренчә, авторлар нәсел-ыру традицияләре белән хәзерге заман ирекле җәмгыять кыйммәтләре арасындагы низагны тәэсир итәрлек күрсәтә алганы өчен игътибарны җәлеп иткән.

Уен киносында Босния һәм Грецоговинаның «Белведерье» тулы метражлы фильмы иң яхшы сценарий, анда уйнаган Армин Ризавнович ир-егетләр ролен һәм Германиянең «Чужая» фильмындагы Сибиль Кекилли хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы, Төркиянең «Зефир» фильмын төшергән Мехмет Зенгин иң яхшы оператор эше, «Чужая мать» фильмы өчен режиссеры Денис Радимин иң яхшы режиссер буларак аерым номинацияләрдә бүләкләнде, Сөембикә манаралы фестиваль сынчыклары һәм дипломнар тапшырылды.

Кыска метражлы 10 уен фильмы арасыннан иң уңышлысы дип Россиянең «Честолюбивый» фильмы танылганлыгы беленде, дип яза «Татар-Информ».

Документаль 16 фильмның тулы метражлы 8еннән Греция иҗатчылары тәкъдим иткән кинокамераның коралга каршы көрәше турындагы «Стрельба против съемки» дип исемләнгәне иң яхшысы саналган, «Крутая Римма» дигән Россия фильмы (ул фаҗигадә бәлага тарган Казан кызының нормаль тормышка кайтар көч таба алуы турында) авторларына исә фестиваль химаячесе «Мария» компаниясенең махсус призы — мебель алуга 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. «Тамашачылар симпатиясе» дип аталган номинациядә «Свет с Востока» Үзбәкстан фильмы игътибарга лаек дип табылды һәм «Гусь Хрустальный» предприятиесендә эшләнгән гаять зур хрусталь эшләнмә бүләк ителде. Кыска метаржлылардан Кыргызстан киночылары төшергән «Кочевье» иң яхшысы дип табылды.

Барлыгы 16 анимацион фильмнан иң уңышлы чыкканы россиялеләр иҗат иткән «Мост» мультфильмы булды. Аны игълан итәргә чыккан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Советына үзе җитәкчелек иткән Федераль Татар милли-мәдәни автономиясенең дә махсус призын киләсе елга әзерләргә вәгъдәләсә, Тунис язучысы, рәссам, режиссер һәм сценарист Насер Кемир анимацион фильмнар бу игелекле җирлектә инде борын төрткән, шушы үсеш рухын югалтмаска кирәк, диде һәм фестивальдан канәгать калуын белдерде.

Шулай ук Башкортстаннан Рим Шәрәфетдинов «Сын охотника» мультфильмы өчен Казандагы «KazAnimэ» I анимацион фильмнар фестиваленың махсус призы, Сириянең «Ящик воспоминаний» мультфильмы һәм Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән күп санлы анимацион фильмнары өчен «Татармультфильм» студиясе VII мөселман киносы фестивале дипломнары белән билгеләп үтелде. Аларны Россия анимацион киночылар ассоциациясе рәисе, продюсер Александр Герасимов: «Россиядә мондый төр фильмнар төшерелә башлаганга бер гасыр инде, күп гасырлык гореф-гадәтләре булган кунакчыл Татарстанда да 2 еллап анимацион фильм төшерелә, алга таба аның үсеп китәренә ышаныч бар», — дисә, Мәскәү драматургы Роза Хөснетдинова да шушы фикерне куәтләп, зур канәгатьлек белән әманәтләрне тапшырдылар.

«Пирамида» сәхнәсе түренә чыккан бере кинофорумны үсешкә юрады, тагын килеп катнашырга теләк белдерде. Кичәдә мәртәбәле кунак сыйфатында катнашкан Лидия Федосеева-Шукшина исә: «Татарстан җиренә, аның башкаласы Казанга, ниһаять, аяк басу бәхетенә ирештем. Аның үсештә булуын белеп сөйлиләр икән, чыннан да, ул — Россиянең өченче башкаласы. Киләсе фестивальләрдә дә, Ходай гомер бирсә, бик теләп киләчәкмен әле», — диде. Калган киноактерлар исә мәзәк сүз, инсценировкалар белән тантананы «йомшартып», җирле спорт командалары уңышларын телгә алып калырга ашыкты.

Тантана Татарстан белән Башкортстанның уртак мәшһүр җырчысы Идрис Газиев, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм республикабызның танылган коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. Шулай ук кинофорум кысаларында үткәрелгән мөселман модасы конкурсында финалга чыккан хатын-кызлар киемнәре модасы дизайнерлык эшләре дә тәкъдим ителде, ләкин алар белән бергә стильләштерелгән удмурт киемнәре дә чыгарылуы, аларны кигән кызларның тузгыган чәчле булуы аңлашылып җитмәде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе