2011 Сен 09
2011 елның 8 сентябрендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте бинасында сәгать 18.00дә Казан шәһәренең мөселман һәм православие дине вәкилләре Татарстан Дәүләт Советы депутаты, танылган меценат һәм җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мифтахов очраштылар. Әлеге очрашуда дини яшьләрнең эшчәнлегенә, шулай ук мөселман һәм православие яшьләренең бердәм хезмәттәшлегенә кагылышлы күп кенә көнүзәк мәсьәләләр каралып үтте, дип хәбәр итә ТҖ МДН