Республикабызның барлык районнарында да диярлек җәйге мөселман лагерьлары үз эшен тәмамлады. Татарстанның 45 районының 44е мөселман балалары һәм яшүсмерләр өчен көндезге һәм стационар лагерьлар оештырды.
Күпчелек лагерьлар мәчет каршында узды. Лагерьларда 5 меңнән артык 6-17 яшьлек кызлар һәм малайлар ял итте. Алар Ислам буенча гыйлем туплап кына калмады, бабайларыбызның рухи мирасын өйрәнә алды, шулай ук мөселман мохитендә актив ял итте.
2007-2009 елларда үткән мондый төрдәге лагерьларның статистикасына күз салсак, мөселман лагерьларында 4 мең бала ял иткән, ә 2010-2011 елларда исә катнашучыларның саны 1 меңгә арткан.
Җәйге мөселман лагерьларын оештыру ягыннан караганда, татар халкының саныннан чыгып исәпләсәк, иң күп балалар ял иткән районнарга Арча (47 мең татар халкы яши, 600дән артык бала ял иткән), Чирмешән (11 мең татар яши, 150ләп бала ял иткән), Ютазы (13 мең татар, 160лап бала ял иткән), Балык Бистәсе (21 мең татар халкы яши, 200дән артык бала ял иткән) районнары керә.
Нәтиҗәләргә күз салсак, шәһәр күрсәткечләре районнарга караганда начаррак. Алабугада 34 мең татар яши, 20ләп бала лагерьларга йөргән. Казанда 576 мең татар яши, нибары 300ләп кенә бала җәйге мөселман лагерьларында булган. Яр Чаллы шәһәрендә — 160 бала, Яшел Үзәндә 50ләп бала ял иткән. Лагерьларга нәтиҗә ясаганда республикабыз районнарында күпме татар халкы яшәве һәм җәйге мөселман аланнарында ял иткән балалар саны нисбәте каралды, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге.