Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ярославль өлкәсе губернаторы Сергей Вахруковка «Туношна» аэропорты тирәсендә авиакатастрофа нәтиҗәсендә хоккей командасы әгъзаларның гомере өзелү сәбәпле, кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
«Фаҗигале төстә үлүчеләр арасында Россиянең иң яхшы хоккей командаларының берсе, берничә тапкыр ил чемпионы исеменә лаек булган «Локомотив» спортчылары, тренерлары һәм аларны озатучы белгечләр булуы бик аяныч. Бу Ярославльдә яшәүчеләр өчен генә түгел, ә Россия хоккееның миллионлаган җанатарлары өчен дә зур югалту. Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диелә республика башлыгы телеграммасында.