Традициягә тугры калып, быел Казанда җиденче тапкыр узучы халыкара мөселман киносы фестиваленең тантаналы ачылышы бүген «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үтте. Әлеге фестивальнең халыкта зур кызыксыну уятуын зал тутырып килгән кешеләргә карап та белеп була иде.
Фестивальне оештыручылар ел саен Россия һәм чит илләрнең кино сәнгатендә якты эз калдырган шәхесләрне кинофрумга чакыра. Быел Казан фестивален яд итәргә итәргә дип Италия киноактрисасы Орнелла Мути, Россия артистлары Лидия Федосеева-Шукшина, Армен Джигарханян, Ивар Калныньш һәм башкалар килгән иде. Ә тантананы РФнең атказанган артисты Ольга Кабо һәм үзебезнең татар егете, ГИТИСны тәмамлаган Рузил Гатин алып барды.
Кунакларны иң беренче булып ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән сәламләде. Илдар Халиков Аллаһы Тәгаләнең Татарстанга, Казанга диннәр һәм мәдәниятлар төрлелеген насыйп итүен, боларның бөтен халыкларны баетуын билгеләп үтте. «Җиде ел элек барлыкка килгән фестивальнең дөньяның барлык почмакларында да үзенә дуслар табуы шатлыклы күренеш. Татарстан бүгенге көндә бай сәнәгый һәм спорт казанышлары белән генә түгел, кинофестиваль белән дә күз алдына килеп баса», — дип, ул форумны оештыручыларга «күңел бәйрәме» өчен рәхмәт белдерде. Бу фестивальнең Россия һәм чит илләр тормышында якты йолдыз булып балкыячагына ышаныч белдерде.
Әлеге фестивальнең президенты, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин кинофорумны оештыручыларны һәм кунакларны Россиядә яшәүче 20 миллион мөселман исеменнән сәламләде. Ул борынгы, шул ук вакытта мәңге яшь Казанның җиденче тапкыр кинофестивальне кабул итүен билгеләп үтте. Татарстан башкаласының кунакчыл булуын, спорт чараларын гына түгел, мәдәни чараларны да уздыра алуын күрсәтүен әйтте.
Равил Гайнетдин билгеләп үткәнчә, форум мөселман киносы фестивале дип аталса да, анда мөселманнар эшләгән фильмнар гына кабул ителми. «Фестиваль төрле халыклар арасында бер-береңне аңлау, туганлык, килешеп яшәү диннәрдә чагылыш тапкан гуманистик идеяләрне таратуга юнәлтелгән. Боларның барысы да безне бер-беребезгә якынайта», — дип белдерде кинофорум президенты. Һәм фестивальнең ачылышы турында игълан итте.Чит илләрдән һәм РФдән килгән кунакларга рәхмәт белдерде.
Алып баручылар фестиваль исеменә РФ Мәдәният министры Александр Авдеевтан тәбрикнамә килүен хәбәр итте, дип яза «Татар-Информ»
Тантана концерт программасы белән дәвам итте. Татар халкы мәдәниятын танытуга, Г.Тукайның юбилеена багышланган блоклар да бар иде.
Фестиваль үз эшен Казанда 11 сентябрьдә тәмамлый. Тантаналы ябылыш «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узар дип көтелә.
11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк кинофорумда барлыгы 41 фильм күрсәтелеп, аларның унысы — кыска метражлы нәфис фильмнар, уналтысы — документаль фильмнар, унбише озын метражлы фильмнар булачак. Татарстан исә конкурс программасында «Тукай белән рухланып» дигән фильм белән чыгыш ясый.
Оештыручылар сүзләренә караганда, сайлап алынган фильмнар фестивальнең «үз йортыңны эзләү» лейтмотивына туры килә, башта ук билгеләнгән гуманлылык концепциясенә җавап бирә. Бер сүз белән әйткәндә, конкурс кысаларында күрсәтеләчәк фильмнарны шушы сыйфатлар берләштерә.
«Анимация» блогында 19 мульфильм тәкъдим ителә. Алар арасында Россиядә, Казахстанда, Иранда һәм Төркиядә җитештерелгәннәре бар.
Шулай ук «Татарстанда ясалган» һәм «Үзбәкстанда ясалган», «Шаһнамә» дип аталган блокларда моңарчы аз билгеле булган кино мәктәпләре хезмәтләре тәкъдим ителә. Тамашачыга Үзбәкстанда һәм Татарстанда эшләнгән кино тасмалар белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Үзбәкстан режиссеры Шөхрәт Әхмәтовның «Свет с Востока» фильмы беренче тапкыр фестиваль кысаларында күрсәтелә.
«Татарстанда ясалган» блогында (барлыгы 7 фильм) тамашачылар режиссерлар Дмитрий Тарханов, Николай Морозов, Эдуард Гущин, Рамил Төхфәтуллин, Алена Малкова төшергән фильмнарны күрергә мөмкин. Татарстанда төшерелгән мультфильмнарны да конкурстан тыш карап булачак.
Фестиваль көннәрендә фильмнарны Сувар плаза комплексындагы «Гранд-синема», Корстондагы һәм «Мир» кинотеатрларында күреп булачак.