Мөәмәр Каддафиның вәкиле Муса Ибраһим Либиянең алып ташланган башлыгының илдә булуын белдерде.
Сишәмбе көнне күрше Нигерга Каддафи хакимиятенең югары дәрәҗәдәге түрәләре, шул исәптән аның иминлек хезмәте башлыгы Мансур Дао утырган машиналар кәрваны килү турында хәбәрләр булды, дип яза «Азатлык»
АКШ, әгәр чыннан да бу кешеләр Нигерга килсә, аларга гади халыкка карата җинаять кылуда гаепләү белдерелде дип, Нигер хакимиятеннән тоткарлауны сорады.
Либиянең үзендә Каддафи тарафдарлары контролендә булган Бани-Вәлид шәһәрен бирү шартлары турында сөйләшүләр бара. Бани-Вәлид Либиянең элекке башлыгы хакимиятенең соңгы терәк урыны булып тора.