Билгеле булганча, 4 сентябрьдә Мәскәүдә Шәһәр көне билгеләп үтелде. Башкалада яшәүче милләттәшләребез әлеге бәйрәмне үзенчә уздырды. «Татарча Шәһәр көне»нә килүчеләр төрле спорт бәйгеләрендә катнашты, җыр-биюләр башкарды, танышты, аралашты. Казаннан килгән кунаклардан исә ул көннәрдә Останкино коридорларында адашып йөргән Сәүбән Закир һәм аның ахирәте Гамил Нурны атап узырга кирәк. Чарада артык күп кеше катнашмаса да, бәйрәм шактый күңелле узган, диләр катнашучылар. «Татар заманы» Ринат Гарифуллинның бәйрәм фоторепортажын тәкъдим итә.