Чаллыда Җәмигъ мәчетен яклап милли хәрәкәт урам җыены оештырган

Татарстанда иң зур Җәмигъ мәчете булырга тиеш дип фаразланган әлеге дин йортына 1992 елда нигез ташы салынды. Зур колачлар белән башланган төзелеш эшләре менә өченче тапкыр инде тукталып калды.

БӘЙЛЕ
2011 Сен 07

Татарстанда иң зур Җәмигъ мәчете булырга тиеш дип фаразланган әлеге дин йортына 1992 елда нигез ташы салынды. Зур колачлар белән башланган төзелеш эшләре менә өченче тапкыр инде тукталып калды. Бу уңайдан милли хәрәкәт урам җыены оештырган.

Булачак Җәмигъ мәчете 1992 еллардан башлап үзгәрешләр кичереп тора. Төзелешнең беренче өлешендә бертуган Кашаповлар, башка эшмәкәрләр, аерым дин әһелләре, архитекторлар үзләренчә эш алып барды. Алар мәчетне Чаллы хакимияте бинасына терәп диярлек нигезләүгә иреште.

Чаллының ул чактагы башлыгы Рәфгать Алтынбаев мәчетне хакимият бинасы белән янәшә салуга каршы килде. «Әгәр мәчетне әлеге урыннан 200 метрлап читтәрәк салсагыз, бу эшне башкарып чыгуны үз өстемә алам. Инде хакимият бинасы янында төзергә уйласагыз, үзегез төзеп бетерерсез», дигән иде ул чакта Алтынбаев.

Әлегә төзелеш барып чыкмый

Шушы сүзләрдән соң 20 еллап вакыт узды. Шушы вакыт эчендә төзелеш 3 тапкыр башланып, 3 тапкыр тукталып калды. 2010 елда элек башкарган эшләр җир белән тигезләнде, күмелде. Мәчетнең яңа проекты барлыкка килде, дип яза «Азатлык».

Яңа проект белән башланган эшләр моннан берничә ай элек тагын туктап калды. Сәбәбе акча булмауда, диләр. Мәчет төзелешенә байларның, халыкның игътибарын юнәлтү өчен Чаллы Татар иҗтимагый үзәге «Азатлык» татар яшьләре берлеге белән бергә урам җыены оештырды.

«Узган ел хакимият зур ширкәтләр белән бергә төзелешне яңартты. Ләкин ярты еллап инде төзелеш тукталып тора һәм бу безне борчуга салды. Татар иҗтимагый үзәге бу мәсьәләгә урам җыены уздыру турында карар кабул итте.

Җыенда башкорт, грузин, чуаш, урыс кешеләре дә катнашты. Мәчет төзелешен яклап, Спирин фамилияле урыс кешесе беренче чыгышны ясады.

"Мәчет халык теләге белән төзелә башлады. Бу эштә хәзер дә читтә кала алмыйбыз. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да хат юлладык.

Урам җыенында хәзрәтләрнең, имамнарның булмавы бик кызганыч. Бу эштә алар алда булырга тиеш иде.

Халыкта урам җыеннарына ышаныч бетеп бара. Күбрәк өйдә, үзара зарлануны, гайбәт сатуны хуп күрәләр», дигән фикерләрне белдерде Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов.

Миллионерларга да өмет бар

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге тормыш дәрәҗәсе югары булган кешеләргә дә мөрәҗәгать итә. «Шәһәребездә 1173 миллионер һәм бер миллиардер бар. Бер ел эчендә генә миллионерлар саны 365 кешегә артты. Алар шәһәрнең әхлакый тормышына ярдәм итәргә тиешме?» дигән сорау куела анда.

Рәфис Кашапов 30 август көнне ике яшь кешенең суверенлык көнен искә төшереп мәйданга чыгуларын хуплады, аларга теләктәш булуын, алга таба яшьләр оешмасы белән бергәләп эшләү мөмкинлеген өйрәнүләре хакында да әйтте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе