Сомалиның сигез төбәгенең алтысында кешеләр ачлыкка тилмерә

Сомалиның сигез төбәгенең алтысында кешеләр ачлыкка тилмерә. Бей вилаяте һәлакәт төбәге дип игълан ителде. 750 мең кеше ачлыктан үләргә мөмкин. БМО-ның

БӘЙЛЕ
2011 Сен 06

Сомалиның сигез төбәгенең алтысында кешеләр ачлыкка тилмерә. Бей вилаяте һәлакәт төбәге дип игълан ителде. 750 мең кеше ачлыктан үләргә мөмкин.

БМО-ның Сомалидагы һуманитар програмнар координаторы Марк Бауден бүген әнә шундый белдерү белән чыкты.

БМО Сомалины июль аенда һәлакәт төбәге дип игълан иткән иде. Ул вакытта ил халкының яртысыннан артыгы туйганчы ашый алмый иде. Ел ахырында илнең башка вилаятләрендә дә шундый хәл туарга мөмкин, дип яза Азатлык.

Илдәге миллион кешегә генә һуманитар ярдәм барып җитә, чөнки илнең көньягын үз контролендә тоткан «Әш-Шәбааб» террор төркеме төбәккә халыкара оешмаларны кертми.

Әгәр илдәге 20% гаиләнең ашарга ризыгы булмаса, 30%-ның тамагы туймаса һәм көненә 10 мең кешегә ике кеше ачлыктан үлсә, БМО бу урынны ачлык төбәге дип игълан итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе