Ислам — заман белән алга атлый торган дин. Моңа байтак мисаллар китерергә мөмкин. Һиндстанның Кашмир шәһәрендә яшәүче Фируз Хан исемле эшкуар-технократ Коръән Кәрим аятьләрен «танучы һәм кычкырып укучы» югары технологияле ручка уйлап тапкан.
Кием. Мөселман хатын-кызлары кия торган озын җиңле күлмәк һәм яулык спортның җиңел атлетика төре буенча ярышлары өчен кулай түгел. Мондый ярышларда мотлак спандекс (тәнгә ябышып торучы спорт формасы) киелергә тиеш. 2004 елда Афинада үткән Олимпия уеннарында башына «Nike» фирма билгесе төшерелгән яулык бәйләгән Бәхрәйн спринтеры Рукайя әл-Гашараның чыгышы тамашачыларда зур кызыксыну тудырды. Ул тарихка ярышларда хиҗаб киеп чыгыш ясаучы беренче хатын-кыз йөгерешче булып керде. 2007 елда гамәлгә кергән буркини — мөселман хатын-кызларының йөзү костюмы Дубайдан алып Индонезиягә кадәр зур популярлык казанды. Әлбәттә, дини кадимчеләр мондый киемгә каршы булды.
Исламны интернетлаштыру. АКШтагы евангелие христианнары кебек үк, Ислам галимнәрне заман коммуникация технологияләрен хуплап каршы алды. Телевизион вәгазьләр белән чыгыш ясаучы мөселман дөньясында киң билгеле имам — Йосыф әл-Кардави. Аның «Шәригать һәм хәят» программасы менә 15 ел инде «Әл-Джәзирә» каналында атна саен күрсәтелә. Бу программаны һәр якшәмбе 60 миллионнан артык мөселман карый. КАРдан мөфти Askimam.org сайтын, ә Калифорниядә яшәүче Ислам галиме Дэни Доуэйри islamikciti.com веб-сайтында Интернет аша мөселманнарның дин һәм көндәлек тормышка кагылышлы меңәрләгән сорауларына җавап бирәләр.
Заман технологияләре Русия мөселманнары тормышына да көннән-көн ныграк үтеп керә, моңа кадәр күрелмәгән яңа мөмкинлекләр ача. Интернет челтәрендә Русия мөселманнары диния нәзарәтләренең, шулай ук яңалыклар, дин нигезләрен, тәгълиматын өйрәнү буенча сайтлары байтак. 2011 елның гыйнварыннан Интернет аша Ислам динен өйрәнү мөмкинлеге ачылды. Интернет челтәрендә видеолекцияләрне киң карашлы, тирән гыйлемле, фәһемле язмалары белән матбугатта еш чыгыш ясаучы Уфа районының Авдон мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Хәйруллин оештырды. Бу хакта «Кызыл таң»ның «Иман» сәхифәсендә язган идек, ди «Татар заманы».
Космоста намаз уку. Кешенең җиһанга очуының ярты гасырлык тарихында НАСА инженерлары теге яки бу көтелмәгән хәлдән чыгуның байтак чараларын уйлап таптылар. Ләкин орбитада кайчан һәм ничек намаз укырга дигән сорау бик җиңелдән түгел иде. 2007 елда Малайзиянең беренче астронавты Шәех Мозафар Шөкер космоска очарга әзерләнгәндә илнең космос агентлыгы мөрәҗәгате буенча 150 мөселман галиме «Халыкара космик станциядә намаз уку кагыйдәләре»н эшләде. Галимнәр эшләгән кагыйдәләрдә астронавт Шөкергә бер тәүлек, ягъни 24 сәгать эчендә биш вакыт намаз уку билгеләнә, ә станциянең Җир тирәли бер тапкыр әйләнеп чыкканнан соң түгел. Әлбәттә, космоста кыйбланы билгеләү иң авыры була.Галимнәр бу мәсьәләдә астронавтка аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.
Ислам банкингы. Ул алтмышынчы еллар башында Мисырда барлыкка килә. Бер кечкенә банк үз клиентларына Ислам кануннарында каралганча процентсыз ссуда бирә башлый. Әле дөньяда Ислам принципларына үз бизнесын корган 400дән артык банк эшли. Куала-Лумпурда урнашкан Ислам финанс хезмәтләре советы фаразлары буенча, 2012 елга мондый учреждениеләрнең гомум активы 1,6 триллион доллар тәшкил итәчәк. Икътисади кризис чорында да дөнья икътисадының бу өлкәсендә ел саен үсеш 15-20 процент булды. Көнбатыш банклары, шул исәптән Citibank һәм HSBC, шәригать принципларына корылган финанс операцияләре башкаручы үз подразделениеләрен булдырдылар.
Ислам банклары башка диннәр арасында да үз тарафдарларын таба. Ватиканның рәсми гәзитендә Ислам банкингының өстенлекләре турында мәкалә басылып чыкты.
Ислам финанслары Русиядә киң танылу ала бара. 20 июньдә Казанда Kazansummit-2011 халыкара Ислам бизнесы һәм финанслар саммиты үтте. Анда Башкортстаннан да Хөкүмәт Премьер-министры җитәкчелегендә делегация катнашты.
Хаҗ кылу. Хаҗ — Исламның бишенче шарты. Зөлхиҗҗә аенда ихрамга кереп Гарәфә көне Гарәфәт тавында көтеп тору, аннан соң Кәгъбәне таваф кылудан гыйбарәт. Мөмкинчелеге булган һәр мөселманга гомерендә бер тапкыр хаҗга бару фарыз санала.
Хаҗ — ул эре бизнес та. Чөнки һәр хаҗи Мәккә шәһәрендә уртача алганда 2 мең доллардан артык акча сарыф итә. Согуд Гарәбстаны хөкүмәте мәгълүматлары буенча, 2010 елда 2,8 миллион мөселман хаҗ кылган. 10 ел элек хаҗ кылучылар саны 1,8 миллион кеше иде. Соңгы елларда хаҗилар арту сәбәпле Мәккәи Мөкәррәмәдә кафе һәм рестораннар, сәүдә нокталары, башка инфраструктура объектлары төзелә. Күптән түгел Мәккәдә 1,8 миллиард сумлык яңа тимер юл линиясе төзелде. Бу юл бер үк вакытта өч мең пассажирны хезмәтләндерергә сәләтле. Биредә шулай ук 2010 елда дөньяда иң зур сәгать эшләнде.
Согуд Гарәбстанының хаҗ эшләре буенча министры Фуад бен Габделсәлам әл-Фарси белдерүенчә, быел 5 миллионнан артык мөселман гомрә (кече хаҗ) кылган.
Кемнең акчасы һәм вакыты чамалы, Интернеттагы «Вторая жизнь» сайтында виртуаль «хаҗ кылырга» мөмкин.
Техника яңалыклары. Һиндстанның Кашмир шәһәрендә яшәүче Фируз Хан исемле эшкуар-технократ Коръән Кәрим аятьләрен «танучы һәм кычкырып укучы» югары технологияле ручка уйлап тапкан. Бу компьютерлаштырылган ручканы махсус рәвештә кодлаштырылган Коръәннең битләренә якын китереп, изге Китапның аятьләренең гарәпчә дөрес әйтелешен һәм тәрҗемәсен ишетергә мөмкин. Ручка текстны таный торган сенсор белән җиһазланган. «Бу ручка ярдәмендә Коръәнне укырга һәм эчтәлегенә төшенергә мөмкин. Күпләр гарәпчә укый, ләкин аятьләрнең тәрҗемәсен һәм мәгънәсен белми», — ди Фируз Хан.
Гаҗәеп ручка Гонконгта җитештереләчәк, бәясе — 9-11 мең рупий (якынча 200 доллар).