Илсур Метшин халыкара рок-фестиваленең киләсе елларда Кремль янында узмаячагын белдерде

Казан мэры Илсур Метшин «Тынычлык яратылышы» халыкара рок-фестиваленең киләсе елларда Кремль янында узмаячагын белдерде. Шәһәр башлыгы моны «Мөслимә» иҗтимагый оешма җитәкчесе Әлмира

БӘЙЛЕ
2011 Сен 05

Казан мэры Илсур Метшин «Тынычлык яратылышы» халыкара рок-фестиваленең киләсе елларда Кремль янында узмаячагын белдерде. Шәһәр башлыгы моны «Мөслимә» иҗтимагый оешма җитәкчесе Әлмира Әдиятуллинага Казанның 12нче татар гимназиясенең яңа бинасы ачылышында вәгъдә иткән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исә абыстайга мөселманнар җыенын уздырырга ярдәм күрсәтәчәген хәбәр иткән.

Танылган җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллинаны «Татар заманы» хәбәрчесенә белдергәнчә, ул гимназия ачылышына рәсми рәвештә чакырылган булган. Уңайлы мизгелне сайлап алып, абыстай башта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов янына килгән, аңа бәйрәм котлавы белән мөрәҗәгать иткән. Әлмира ханым Президенттан күптән түгел узган мөселманнар җыенын республика дәрәҗәсендә үткәрүне сораган. Миңнеханов, «үткәрәбез», дип вәгъдә биргән, дип яза «Татар заманы».

Соңыннан, республика җитәкчесенә ислам динен күтәрүе өчен рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп һәм дога китабы бүләк итеп китеп барганда, Әдиятуллина Казан мэры Илсур Метшин белән каршылашкан. «Кардәшем, мин сиңа дүрт ел буе дога кылам. Сине җәннәтле итәсем килә», — дигән Әлмира ханым шәһәр башлыгына һәм Казан Кремленың татар халкы өчен никадәр әһәмиятле булуына игътибар бирелми дип шикаять белдергән. Илсур Метшин моңа җавап буларак Әдиятуллинаның кулындагы фотоаппаратны алып, абыстайны фотога төшерергә керешкән. Шулай да Әлмира ханым мэрдан «Тынычлык яратылышы» рок-фестиваленең Кремль янында узмавын, башка җиргә күчерелүен үтенгән. Метшин абыстайның үтенече үтәләчәгенә вәгъдә биреп, «фестивальне башка җиргә күчерербез», дип ышандырып калаган

Соңгы вакытта Татарстан элитасының дини һәм милли өлкәгә игътибарын көчәйтүе ачыктан-ачык сизелә. Быел республикада тәүге тапкыр масса күләм ифтар мәҗлесе уздырылды. Президент Рөстәм Миңнеханов татар тарихындагы 439 елга өзелгән традицияне кайтарып, халык белән бер сафта гает намазын укыды. Метшин исә күптән түгел үзе дә инде 17 ел ураза тотканын, дин тоту кеше өчен әһәмиятле булуын хәбәр иткән иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе