Быелгы рамазан илебезгә аерым бер шатлык, күтәренкелек китерде

Әлхәмдүлилләһ, яңа гына гаҗәеп бер айда яшәгән идек. Бөтенебез ул айны омтылып ел дәвамында көтеп алдык. Якынлашкан саен бөтен җәмгыятебез аның

БӘЙЛЕ
2011 Сен 05

Әлхәмдүлилләһ, яңа гына гаҗәеп бер айда яшәгән идек. Бөтенебез ул айны омтылып ел дәвамында көтеп алдык. Якынлашкан саен бөтен җәмгыятебез аның килүенә ярашты. Бигрәк тә мәчетләребез ул айны сагынды, тәравихларга бирегә халык агылды, җәмәгать өстендә бәрәкәт сизелде, күп урыннарда Коръән хәтем ителде, чөнки Коръән үзе бу айда яшерелгән иң кадерле кичәдә күктән иңде. Бәлки шуның өчен Коръәннең иңү вакыты бу айда гүя янә кабатлана кебек була, без исә хәтемнәрдә катнашып шушы гүзәл хәлнең шаһитлары булабыз.

Бөтенебез күрдек, инандык: быелгы рамазан илебезгә аерым бер шатлык, аерым бер күтәренкелек китерде, ураза тотучылар сафлары тагын да ишәйде. Мәчетләр халык белән тулды, аларда Аллаһы сүзләре яңгырап торды, бер-берсеннән күркәм авазлар аны колакларыбызга, колакларыбыздан йөрәкләребезгә ягымлы рәвештә җиткерде. Халкыбыз элгәре асылына кайтуына бу янә бер дәлил.

Әйе, шундый мөбарәк рамазан аен — гөнаһлардан чистарыну, илаһи аятьләр белән бәрәкәтләнү аен үткәрдек. Рамазан шәриф үтте, гает намазлары укылды, без бу аерылуны вакытлыча икәнен аңлыйбыз. Рамазан белән, аның эчендә булган тәравихлар, хәтемнәр белән хушлашабыз, аны киләсе елда көтеп калабыз.

Рамазанның зур дәрәҗәсен, өстенлеген һәм аның һәрбер хакыйкый мөселман өчен бөек мәгънәсен искә төшерик:

1. Кешегә өметләнү хисе һәм тормышка оптимистик караш бирә, чөнки ураза тотканда ул Аллаһыга ярарга өметләнә һәм Аның рәхмәтенә омтыла.

2. Кешедә аек һәм пакь намусны тәрбияли, чөнки ураза тотучы кеше үзенең уразасын икенче кешеләргә күрсәтер өчен түгел, ә Аллаһыга ярарга омтылу аркасында тота. Кешене ураза тотырга мәҗбүр итүче бернинди дөньяви хакимлек, көч юк. Ул уразаны Аллаһыга ярар өчен һәм, Аллаһы каршында бурычын үтәп, үзенең намусын канәгатьләндерер өчен генә тота.

3. Кешене сабырлыкка, кызганучанлыкка һәм фидакарьлеккә өйрәтә, үзенең якыннарының фаҗигалы вакытларында хәлләренә керә, уртаклаша торганлыкка һәм икенчеләрдән тизрәк аларга аларның ихтыяҗларында ярдәм итә торган булдыклылык бирә.

4. Уразаны саф йөрәк белән нигезенә җиткереп тотучы һәрбер мөселманга нәтиҗәле ихтыяр көче һәм файдалы тыелу дәресе була. Мондый мөселман үзенең ярсыган теләкләрен дисциплиналый һәм матди ымсыну, күңел азудан тыела ала торган кеше була.

5. Ураза сакчыллык һәм Аллаһыга, безне тәэмин иткән ризык өчен, шөкер итү хисе тәрбияләп, исраф итүне булдырмый, аңа юл куймый.

6. Кешегә тормыш прблемаларын һәм авырлыкларын үтәр өчен кирәкле чыныкканлык, аңа тормыш юлында туа торган, күзаллап өлгермәслек мәсьәләләрне уңышлы чишәр өчен җан һәм тән көче бирә.

Мөхтәрәм җәмәгать, Шәүвәл аенда кимендә 6 көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан кебек әҗер-савапка ия булыр. musulman.su


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе