«Булгария» фаҗигасендә зыян күрүчеләрнең һәммәсенә акчалата ярдәм күрсәт

«Булгария» теплоходы юлыккан коточкыч фаҗига корбаннары туганнарына һәм зыян күрүчеләргә каралган барлык финанс чаралары инде ияләренә барып ирешкән. Бу хакта бүген журналистларга ТР

БӘЙЛЕ
2011 Сен 05

«Булгария» теплоходы юлыккан коточкыч фаҗига корбаннары туганнарына һәм зыян күрүчеләргә каралган барлык финанс чаралары инде ияләренә барып ирешкән. Бу хакта бүген журналистларга ТР Хөкүмәт Йортында, «Булгария» теплоходы белән булган һәлакәттә зыян күрүчеләргә һәм һәлак булучылар гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук фаҗигане китереп чыгарган алшартларны бетерү буенча Хөкүмәт комиссиясенең йомгаклау утырышыннан соң, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, комиссия башлыгы — РФ Транспорт министры Игорь Левитин һәм башкалар катнашты.

Утырыш барышында Илдар Халиков билгеләп узганча, РФ һәм ТР дан бүленеп бирелгән акчалар фаҗига корбаннары туганнарына һәм зыян күрүчеләргә барып ирешкән. «Бүгенге көндә опекуннар да әлеге чыганаклардан тыш хәйрия счетыннан акчалар ала», — ди ул. Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, РФ Хөкүмәте фәрманы нигезендә һәлак булучылар гаиләләре 1 миллион сум алган, кискен һәм уртача зыян күрүчеләргә 400 мең сум һәм җиңелрәк зыянга дучар булучыларга 200 әр мең сум акча бирелгән. ТР Президенты Указы нигезендә һәлак булучылар туганнарына 300 мең сум, кискен зыян күрүчеләргә 100 мең сум, коткарылган, әмма куркыныч фаҗига шаһитләренә әверелгән зыян күрүчеләргә 50 әр мең сум акча түләнгән. Милекне югалту белән бәйле рәвештә 10 ар мең сум акча тапшырылган. Әйтергә кирәк, ТР Президенты карары белән акчалар республика халкына гына түгел, чит шәһәр корбаннарына да түләнгән.

Игорь Левитин билгеләп узганча, якын арада РФ Хөкүмәте Рәисенә Хөкүмәт комиссиясе эше турында хисап әзерләнәчәк. «Федераль бюджеттан Татарстан бюджетына 145 миллион сум акча күчерелде. Үлүчеләрнең туганнарына һәм зыян күрүчеләргә бирелгән акчалар барлыгы 175 миллион сумны тәшкил итә», — дип белдерде РФ транспорт министры.

Игорь Левитин искәртеп узганча, фаҗига нәтиҗәсендә 9 бала ятим калды. Алар өстеннән опекунлык рәсмиләштерелеп, килчәәктә ярдәм итү буенча чаралар күрелә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе