Быел Казанда 10 мең 883 бала беренче сыйныфка барды

1 сентябрь көнне 10 мең 883 бала беренче сыйныфка белем алырга барды. Берничә ел дәвамында көндезге гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары контингетының үсүе

БӘЙЛЕ
2011 Сен 02

1 сентябрь көнне 10 мең 883 бала беренче сыйныфка белем алырга барды.

Берничә ел дәвамында көндезге гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары контингетының үсүе күзәтелә. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, 20112012 уку елында 104 мең укучы белем алыр дип көтелә (чагыштыру өчен, узган елны 98 мең 410 укучы булган). Беренче сыйныф укучылары саны 281-гә арткан, узган елны алар саны 10 мең 602 булган.

Казанда 171 урта белем бирү учреждениесе эшли, шуларның икесе прогимназия, 42 гимназия, 12 лицей, аерым фәннәрне өйрәтү буенча 44 урта белем бирү учреждениесе, 64 урта белем бирү учреждениесе, 1 интернат-мәктәп һәм 6 кичке мәктәп.

Мәгариф системасында 17 меңгә якын педагог, шул исәптән, мәктәпләрдә 7 мең 571 кеше эшләп килә, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф иларәсе.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе