Гыйлем алу, белемлу булу, мәгърифәт учагында кайнау — халкыбыз өчен хас сыйфатлар. Кайбер миләтләр әле узган гасырда гына күпчелеге белән укый-яза белмәгән вакытта, безнең бабаларыбыз инде мең елдан артык язма әсәрләр иҗат иткән, шуны күчергән, узган гасырда гына да ике тапкыр алфавит үзгәртүгә афәтенә дучар булсалар да, бирешмәгән, наданлыкны җиңеп чыккан.
Бу хәлгә гаҗәпләнәсе юк, чөнки һәр мөселман белә, Аллаһ Тәгаләнең иңгән иң беренче сүзе — «Укы!» була. Гыйлем ике төрле: зыяннан саклый торганы — файдалы гыйлем, киресе исә — файдасыз гыйлем дип атала. Әлбәттә инде, Раббыбыз Аллаһ Тәгалә белән танышу, тормышыбызны аның әмер-тыюлары кысаларына кертү, тирә-юньдәгеләрнең хакын белү гаять дәрәҗәдә әһәмиятле эш, ә моның өчен шәригать белеме алу зарури. Аллаһ тәгалә аның өстенә нинди бурычлар йөкләгәнен, нинди вазыйфалар биргәнен белмәгән кеше үзе дә бәхетсез булырга, башкаларга да авырлык китерергә мөмкин. Шуңа күрә дин белеме алып, аны яшәешебзгә үткәреп, башкаларны шуның белән таныштырып яшәгән җәмгыять күп проблемалардан имин булыр иде. Шул максаттан, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте каршындагы «Рисалә» мәдрәсәсе, мөселманнарга ислам дине тәрбиясен һәм шәригать гыйлемнәрен алу мөмкинлеген тудыру өчен, 1996 нчы елда оештырылды. Инде дистә елдан артык мәдрәсәбез халкыбызга хезмәт итүче шәхесләр тәрбияләү белән шөгыльләнә. Мәдрәсәне тәмамлап чыккан шәкертләр милләттәшләребезне рухи пакьлыкка һәм әхлаклылыкка, күркәм холыклы булырга чакырырлар; имансызлык һәм тәрбиясезлеккә каршы көрәшерләр; нинди генә авырлыкларга карамастан, материализм һәм аллаһсызлык сәясәте чорында да үз динен һәм милли байлыкларын саклап кала алган халкыбызга хезмәт итәргә омтылырлар; гаделлекнең өстен чыгачагына өметләнеп, хак юлда тырышлык куярлар. Мәдрәсәбезнең төп максаты — Раббыбызның ризалыгына омтылып, туры юлга нык басып баручы югары әхлаклы шәхесләр тәрбияләү.
Мәдрәсәне тәмамлап чыккан шәкертләргә имам-хатыйп һәм гарәп теле вә шәригать белемнәре мөгаллиме дигән исем белән шәһадәтнамә тапшырыла.
Без, «Рисалә» мәдрәсәсе мөгаллимнәре, ислам дине гыйлемнәрен алу, күңел бушлыгыннан һәм җаһиллектән арыну, үзең өчен җан тынычлыгы табып, башкаларга да шул юлны күрсәтергә өйрәнү, халкыбызның элек-электән сакланып калган гореф-гадәтләре белән тагы да якыннанрак танышу өчен, сезне дә мәдрәсәбезгә килергә чакырабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд тә, аңа Аллаһның сәламе һәм салаваты булсын:
«Гыйлем алу һәр мөселман өчен фарыз булып тора!» — дигән.
«Рисәлә» мәдрәсәсе укырга чакыра
Мәдрәсәгә укырга кереп, сез динебезнең нигезләрен һәм гарәп телен, әхлак һәм шәригать хөкемнәрен, Коръән һәм иман мәсъәләләрен, пәйгамбәребезнең тормышын, халкыбызның рухи мирасын һәм гыйбадәт кагыйдәләрен өйрәнә алачаксыз.
Төпле гыйлем алу һәм күркәм әхлакка өйрәнү өчен, мәдрәсәдә барлык шартлар да тудырылган, тәүлегенә дүрт тапкыр ашау һәм тулай торакта яшәү каралган. Шуңа күрә сезгә үзегезне тулысынча гыйлем алуга гына тапшырырга кала.
Мәдрәсәбездәге шәкертлек тормышы уку белән генә чикләнми. Алган гыйлемнәрне тормышта һәм динебезгә чакыру юлында куллану күнекмәләрен туплау өчен, уку процессы практик дәресләр, ял вакытларында практик эшләр белән үрелеп бара. Әлеге эшләр имамлык һәм мөәззинлек вазыйфаларын алып баруны, шәригать нигезләрен һәм гарәп телен укытуны үз эченә ала. Балалар өчен тәрбия яллары оештыру да мәҗбүри практиканың бер өлеше булып тора.
Мәдрәсәдә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә бар. Ел дәвамында төрле ярышлар һәм бәйгеләр дә уздырыла. Укыту программасында шулай ук җөмһүриятебезнең төрле урыннарына сәяхәтләр оештыру да каралган.
Мәдрәсәдә уку дәверендә сез, илебезнең төрле тарафларыннан килгән мөселман егетләре белән танышып, үзегезгә иң якын дусларны табачаксыз; тормышта очрый торган күп кенә мәсьәләләрне чишәргә өйрәнәчәксез; яңа технологияләрне кулланып, динебез үсешенә зур өлеш кертү күнекмәләре белән танышачаксыз, дип яза tatartime.com
9 нчы сыйныфны тәмамлаган егетләр өчен дә аерым шартлар тудырылган. Ике ел дәвамында алар, мәдрәсә бинасында торып, көндезләрен урта мәктәпнең 10 нчы һәм 11 нче сыйныфларында укуларын дәвам итәчәкләр, кичләрен махсус тәрбия дәресләре алачаклар. Әлеге 2 еллык тәрбия курсларында Коръән, Ислам нигезләре кебек фәннәрдән кала татар теле белән халкыбызның ислам тарихын һәм милли хәзинәләрен өйрәнүгә дә зур игътибар биреләчәк. 11 нче сыйныфтан соң мәдрәсәгә керергә теләүче егетләр өчен әлеге курсларда катнашу яхшы әзерлек булачак. Әгәр кемдер мәдрәсәдә калмаса да, бу дәресләр аңа яхшы тәрбия бирер, дип өметләнәбез.
Аллаһ Тәгалә безгә бердәм рәвештә динебезгә һәм өммәтебезгә хезмәт итәргә насыйп кылсын. Раббыбызның түбәндәге сүзләренә нигезләнеп, белем бирү һәм алу максатыннан үзара берләшеп, Раббыбызның ризалыгында булырга язсын:
«Изгелектә һәм тәкъвалыкта бер-берегез белән ярдәмләшегез!»
Белешмәләр өчен телефон: +7 9178808278, (8.8555) 42-08-68.
Адрес: Татарстан, Түбән Кама, Химиклар урамы, 59