Быел Татарстан башкаласында 6-11 сентябрь көннәрендә узачак VII Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсына катнашу өчен, фестивальнең оештыру комитетына 40 ил киночылары гариза биргән. Сайлап алу комиссиясенә кино сәнгате тәнкыйтьчесе Сергей Кудрявцев җитәкчелек итә. Фестиваль жюрие режиссер, сценарийчы, актер һәм ВГИК профессоры Владимир Хотиненко рәислегендә эшләячәк, аның составына Иордания, Төркия, Тунис, Иран һәм Россия илләре киночылары, шул исәптән Татарстаннан актер һәм режиссер Фәрит Бикчәнтәев тә кергән.
Конкурска дөньяның 29 иленнән барлыгы 41 фильм (15е — тулы метражлы уен фильмы, 16сы — документаль, 10сы — кыска метражлы) һәм 19 анимацион фильм сайлап алынган. Тагын конкурстан тыш программага 31 эш кабул ителгән. Анысы «Татарстанда ясалган», «Үзбәкстанда ясалган», «Шахнамә» (фарсы шагыйре Фирдәүси әсәре буенча төшерелгән һәм Россия фильм фондларында сакланган картиналар) дип аталган махсус секцияләрдә тәкъдим ителә. Фестиваль кысаларында мастер-класслар, кино сәнгатенең танылган әһелләре белән иҗади очрашулар, мөселман модасы һ.б. чаралар тәкъдим ителә.
Кичә Татарстан Хөкүмәте йортында барган брифингта ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина журналистларга шундый мәгълүматлар җиткерде.
Фестиваль конкурсында җиңү яулаганнар исә дипломнар һәм махсус сыннар белән бүләкләнә. Танылган сынчы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Асия Миңнуллина тарафыннан иҗат ителгән сыннар, элеккечә үк, Сөембикә манарасы рәвешендә булып, быелгысына ул нәфисрәк, күңелгә тагын да ятышрак итеп эшләнәчәк. Автор, ашамый-эчми дигәндәй, сынны күзләрне иркәләрлек итү хәстәре белән янып эшли һәм тиздән ул безнең кулларга керәчәк — аның соңгы вариантын үзем күрдем, дип белдерде «Татаркино» дәүләт учреждениесе директоры Владимир Батраков «Татар-информ» хәбәрчесенең кызыксынуына җавабында. «Сөембикә сыны, чыннан да, — безнең Татарстан һәм аның башкаласы Казан өчен бик кадерле билге, бренд, шулай булгач, нишләп әле аны фестиваль символы итеп алмаска, фестиваль дә Казанныкы бит», — дигән фикердә ул. Фестиваль конкурсы быел 10 номинация буенча җиңүчеләрне билгели, димәк, Сөембикә манаралы, «Kazan» һәм «VII КМФМК» язулы сыннар да шуның кадәр үк коелачак. Бронза сыннар исә кулдан эшләнгән калыпларда Мәскәүдә коела, ник дигәндә, Казанда төгәл итеп кою цехлары юк.
Искәртеп үтәбез: Асия Миңнуллина Меңьеллык мәйданында олысы-яше яратып өлгергән Хәйрияче һәйкәле, «Водоканал» бинасы янындагы Казанның су ташучысы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданда 30 августта ачылган «Шүрәле табышмаклары» композициясе һ.б. хезмәтләре белән киңкүләм танылу алды, иң нәтиҗәле эшләүче сынчылардан санала дип хәбәр итте "Татар-информ".