Кызлар өчен татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия дүрт катлы яңа бинага күченде

Бүген Казанда татар милли тормышында күптән көтелгән вакыйга булды: кызлар өчен татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия дүрт катлы яңа бинага күченде. Бу уңайдан уздырылган

БӘЙЛЕ
2011 Сен 02

Бүген Казанда татар милли тормышында күптән көтелгән вакыйга булды: кызлар өчен татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия дүрт катлы яңа бинага күченде. Бу уңайдан уздырылган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, әлеге гимназияне яңа биналы итү өчен бөтен тырышлыгын куйган күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат Туфан Миңнуллин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, гимназия директоры Илһамия Тимеркәева, укытучылар, ата-аналар һәм укучылар катнашты.

Илсур Метшин, укучыларны Белем көне, яңа уку елы башлану, яңа мәктәп ачылу белән чын күңелдән котлап, исәнлек-саулык, эшләрендә, укуларында зур уңышлар теләде. «Башкалада ел саен яңа мәктәп ачу матур традициягә әйләнде. Бу мәктәп башка мәктәпләрдән шактый аерылып тора. Чөнки монда татар халкының гореф-гадәтләрен, тарихын һәм туган телен өйрәнүгә бик зур игътибар бирелә», — дип, мэр боларның барысы өчен дә ТР Президентына рәхмәтен белдерде, дип яза tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республикага мондый мәктәпләрнең кирәк булуын билгеләп үтте. «Без үзебезнең телебез, гореф-гадәтләребез, динебез турында кайгыртырга һәм шушындый мәктәпләрдә безнең элитабыз укырга тиеш», — дип белдерде. Республика башлыгы сүзләренчә, гимназиянең элеккеге бинасын күргәч, депутат Туфан Миңнуллин Казанда кызлар өчен төзелгән яңа мәктәп булырга тиеш дигән максат куйган һәм бу теләк бүгенге көндә тормышка аша. Билгеле булганча, 12 гимназия 1993 елдан бирле 1917 елга кадәр төзелгән бай йортында эшләп килде.

«Әлбәттә, бурыч — әле мәктәпне төзү генә түгел, тиешле дәрәҗәдә белем алу, белем бирү кебек зур теләк булырга тиеш. Әгәр дә ата-аналар, укытучылар тарафыннан бу зур максатларга ирешелмәсә, төзегән биналар бернәрсә дә бирми. Шуңа күрә мин бу мәктәпнең үрнәк булырга тиешлегенә ышанып торам. Без аның белән горурланырга тиеш», — диде ТР Президенты.

«Монда укып чыккан балаларыбыз безнең Татарстанның киләчәге булырга тиеш. Әлбәттә, мондый мәктәпләр күп була алмый. Мондый мәктәпне тагын Актанышта оештырабыз. Ул безнең телебез, гореф-гадәтләребезне үстерү өчен бер база булырга тиеш», — дип, укучыларның яхшы билгеләргә укуын, укытучыларның тырышып эшләүләрен теләде. Төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Гимназиягә интерактив модуль алу өчен сертификат бүләк итте.

Гимназия директоры Илһамия Тимеркәева бу бинаны 16 ел буе көтүләрен, бүген исә бик шатлыклы көн булуын билгеләп үтте. Яңа гимназиянең дөньякүләм стандартларга туры килүен, анда бөтен шартлар тудырылуын белдерде. ТР Президентына, ТР Хөкүмәтенә, Казан мэрына, депутат Туфан Миңнуллинга, төзүчеләргә зур рәхмәтен белдерде.

«Без, үзебезнең чиратта, Татарстанның данын дөньяга яңгыратырлык, акыллы, белемле, зыялы кызлар тәрбияләргә һәм безнең гимназия Татарстанның иң яхшы мәктәпләрнең берсе булыр дип ышандырасы килә. Бүген беренче сыйныф кызлары өчен бик шатлыклы көн. Алар беренче тапкыр белем иленә юл тота. Аларга хәерле юл телибез», — дип белдерде гимназия директоры, бәйрәм белән котлап.

Татар телендә белем бирүче 12 нче кызлар гимназиясенә үз заманында кызлар өчен беренче татар мәктәбен ачкан Фатыйха Аитова исемен бирү турында сүз алып барыла.

Хәзерге вакытта гимназия татар кызларын тәрбияләүнең иң яхшы традицияләрен дәвам итә: анда гаилә кыйммәтләре, гомуми культура, зыялылык нигезләре сеңдерелә. Гимназия республика, шәһәрнең интеллектуаль фондын формалаштырырга ярдәм итә торган яхшы белем бирүгә омтыла.

Педагогик коллектив 2006 елдан бирле «Гимназиянең белем бирү җирлегендә татар хатын-кызының заманча йөзен формалаштыру» дигән үсеш программасы буенча эшли. Әлеге программа милли гимназияне тәмамлаучы кызның шәхесен формалаштыруга юнәлтелгән. Ел саен әлеге уку йортын тәмамлаучыларның 87 проценты вузларга укырга керә.

Гимназиядә 28 укытучы эшли, инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган сыйныфларга Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетыннан педагоглар чакырылган. Хәзерге вакытта монда өч йөзгә якын бала белем ала: беренче сыйныфка 30 бала килгән. Алар арасында татар кызлары гына түгел, рус, кыргыз һәм башка милләт балаары да бар.

Кызлар өчен махсус оештырылган уку йортында «Гаиләнең рухи мәдәнияты мәктәбе», «Яшь гаилә клубы» эшләп килә. Бердәм белем бирү җирлеге булу, актив иҗади шәхес формалаштырырга ярдәм итүче инновацион технологияләрне, кызлар шәхесен рухи-әхлакый сыйфатлары дәрәҗәсен күтәрү ресурсы буларак, татар халкының гореф-гадәтләрен куллану 12 гимназияне заманча белем бирүче уку йорты буларак аерып күрсәтә.

Яңа төзелгән бинада кызлар өчен компьютерлар белән җиһазландырылган медиатека, уку залы, видеопроекторлар һәм аудиоҗиһазлар куелган актлар залы, спорт заллары һәм бассейн, хореография залы, түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен кабинетлар заман таләпләренә туры килә һәм бала шәхесен тәрбияләргә ярдәм итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе